Район башлыгы Камил Гилманов СВОда катнашучының хатыны һәм әти-әнисе белән аралашты
Очрашу Хәрби-диңгез флоты көнендә узды. Диңгезченең гаиләсенә шәхсән рәхмәт сүзләре әйтер өчен, Людмила Ермошкинаны әйрәмгә балалары һәм яклаучының әти -әнисе белән бергә чакырганнар.
Әнисенең кулында 10 айлык кызчык йоклый иде. Улы – алты яшьлек Всеволод, әнисенә сыенды да, горурланып: «Без – Ермошкиннар!», – диде. Әлегә Людмиланың төп ярдәмчесе – улы. Ул, Всеволод, ике бала белән, әтиләреннән башка аңа ялгызына гына авыр булуын аңлый, ди. Һәм өйдә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ермошкиннар шәһәрдә яшиләр, әмма әлегә алар, әби белән бабайны шатландырып, авылда иренең әти-әнисе янында кунакта. Бу гаиләдә махсус хәрби операция зонасына ике улларын – Константин һәм Николайны озатканнар. Һәм оныклары турында кайгырту, сугыш турындагы уйларны еракларга куып, аларның йөрәкләрен җылыта. Камил Гилманов яклаучының хатынына – гөлләмә, ә балаларга татлы күчтәнәчләр тапшырды.
– Тормыш иптәшегез неонацистларга каршы көрәшкән вакытта күрсәткән ныклыгыгыз өчен, ирегезгә кыюлыгы өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте район башлыгы. Кыска сөйләшү вакытында Камил Камал улы гаиләнең ничек яшәве, ярдәм кирәкмиме, дип кызыксынды.
–– Константин Мурманскта, диңгез флотында контракт буенча хезмәт итте. Махсус хәрби операция башлангач, аны беренчеләрдән булып чакырдылар, – дип уртаклашты Людмила. – Көчле булырга кирәк. Мобилизация вакытыннан алып, ике ел вакыт эчендә Костя ялга бары бер тапкыр, кызыбыз Есенияне балалар тудыру йортыннан алып чыкканда гына кайтты. Көтәбез, тиздән барысы да тәмамланыр, дип өметләнәбез. Балаларыбыз инде башка беркайчан да әтиләреннән аерылмаячак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев