Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Мобилизацияләнгән аксубайлыларга УАЗ машинасы, җылы киемнәр һәм генераторлар җибәрделәр

Аксубай районы, Луганск өлкәсенә шәхси гуманитар ярдәм илтеп тапшырып, мобилизацияләнгән якташларга ярдәм итүне дәвам итә.

“Барысы да Җиңү өчен” акциясен хуплап, бөтен Россия берләште. Аксубайлылар җылы киемнәр, беренчел кирәк-яраклар, медикаментлар, азык-төлек җыялар, хатын-кызлар җылы оекбашлар бәйләүне дәвам итәләр, дистәләрчә яшеренү челтәре үрделәр, окоп шәмнәре әзерлиләр.

Ир-атлар буржуйка мичләре ясыйлар, генераторлар сатып алалар. Гуманитар ярдәм, акча җыю һәм кирәкле әйберләрне сатып алу буенча фикердәшләр төркеме формалашты һәм актив рәвештә эшли, бу эшләрне районның Диңгезчеләр берлеге вәкилләре Анатолий Скворцов һәм Флен Зәйнуллин җитәкли. Аларга «Ватанга хезмәт итәм» төрле гаскәрләр ветераннары оешмасы вәкилләре зур ярдәм күрсәтә. Якын кешеләр – уллары, оныклары турында кайгырту күп кенә пенсионерлар өчен дә мөһим булды, алар акча бирәләр, Ватанны саклаучылар өчен азык-төлек сатып алалар, шулай ук оекбашлар бәйлиләр, урын-җир әйберләре тегәләр, Яшьләр үзәгенә яшеренү сеткалары үрүдә ярдәм иттеләр (бу пункт вакытлыча ябык).

– Үз теләкләре белән безнең яклаучыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче волонтерлар саны көннән-көн арта. Луганск өлкәсенә гуманитар ярдәм алып бару буенча инде биш сәфәр оештырылды, барлыгы 12 тонна гуманитар йөк илтеп тапшырылган. Район халкына, эшмәкәрләргә, иганәчеләргә рәхмәт. Бу юлы безнең егетләргә кышкы киемнәр, курткалар, җылы эчке киемнәр, аяк киемнәре һәм хәтта автомобиль алып бардылар, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Бу әйберләрне безнең мобилизацияләнүчеләргә шәхсән тапшырган егетләргә бөтен район исеменнән бик зур рәхмәт.

Күптән түгел Анатолий Скворцов, Сергей Литта, Александр Убейкин һәм Валерий Сидоркин Луганск өлкәсенә чираттагы сәфәрдән кайттылар. Анатолий һәм Сергей өчен бу – Луганск өлкәсенә бишенче уртак сәфәр, алдагысы якынча ике атна элек булды.

– Бу юлы, район халкы җыйган гуманитар йөктән, кышкы киемнәрдән, генераторлардан һәм башкалардан тыш, мобилизацияләнүчеләргә бик тә кирәкле УАЗ («буханка») машинасын алып бардык. Машинаны бертуган Заһидуллиннар сатып алып безнең сакчыларга тапшырдылар, – дип сөйләде Анатолий Скворцов. – Күп кенә якыннары үзләренең ирләренә, улларына, оныкларына өйдән посылкалар, хатлар, видеомөрәҗәгатьләр җибәрделәр – кемгәдер без аларны шәхсән тапшыра алдык, кемгәдер тапшырачаклар – без моны контрольдә тотачакбыз. Камил Камал улы Гилманов, Илшат Минсабир улы Заһидуллин, Станислав Юрьевич Зайцев рәислегендә район җитәкчелегенә рәхмәт, алар үзләре дә гуманитар ярдәм тапшыралар, акчалата ярдәм күрсәтәләр. Ә Илшат Минсабир улы бертуганы Илгизәр Минсабир улы белән бергә махсус хәрби операция зонасында булган якташлар өчен хәтта «буханка» сатып алдылар. Авыл халкына, авыл җирлекләре башлыкларына, районның барлык тармаклары хезмәткәрләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт! Мобилизацияләнүчеләр исеменнән барысына да рәхмәт һәм зур сәлам. Егетләрнең кәефе күтәренке, алар бары тик Җиңүгә генә исәп тоталар!

Анатолий Николаевич Луганск өлкәсендә Пензадан чакырылган районның бер авылында туып-үскән якташыбыз белән очрашулары турында сөйләде. Аңа да азык-төлек, җылы киемнәр һәм бер буржуйка тапшырганнар. Хәтта аның белән туган, чуаш телендә аралашканнар. Өйдән еракта, неонацистларга каршы көрәштә бер максат булып берләшкән егетләр, китерелгән ярдәмне беренче чиратта кемнәргә кирәк, шуларга тапшырып, бер гаилә булып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев