Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Мин үземне сугыштан тыш күз алдына китерә алмыйм

Донбассны азат итү буенча хезмәт итүче Аксубай егете Айрат Сәмигуллин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде

24 яшьлек Айрат Аксубайда туып үсә, мәктәпне тәмамлагач, солдатка китә. Нәкъ менә профессиональ хәрби булу теләге – балачак хыялы гына түгеллегенә тагын бер кат инану өчен.

Ә армиядән кайткач Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесына укырга кергәнче ул безнең редакциядә корреспондент булып эшләргә өлгерде.

Аның хәрби ыспайлыгы һәм теләсә нинди сөйләшү алдыннан “рөхсәт итегез” дигән сүзләре истән чыкмый. Без инде яңа хезмәткәргә ияләшә башлаган идек, журналист һөнәре аны мавыктырыр һәм ул безнең сафларда калыр дип өметләндек. Әмма тиздән чакыру килде: Айратны курсантлар сафына кабул иттеләр.

Шуннан бирле һәр ялда, өенә кайткан саен курсант Сәмигуллин редакциягә килә, чираттагы тәмамланган курс, хәрби кыр җыеннары, хезмәте турында сөйли иде.

Махсус хәрби операция башлану белән без беренче чиратта Айрат турында борчылдык. Училищены тәмамлаганнан соң аны Юргинский гарнизонына билгеләүләрен белгәч кенә бераз тынычландык.

Әмма тиздән лейтенант Сәмигуллин Донбасс территориясен Украина нацистларыннан азат итү өчен китте.

Декабрь ахырында 74 нче бригада бүлекчәсе составында лейтенант Сәмигуллин җитәкчелегендәге танк взводы ике экипаж составында мина-шартлату полосасында маршрут үткәрү һәм дошманга һөҗүм ясау өчен артиллерияне чиктәш линиягә китерү мөмкинлеген тәэмин итү өчен дошман ягына таба хәрәкәт итәргә боерык ала.

– Хәрби бурычны үтәү барышында маршрутны миналардан чистарту башкарылды, БМПның берсе танкка каршы минада шартлады. Яшен тизлегендә хәлиткеч карар кабул ителде: алда хәрәкәт итүче машинага алга таба дошман терәк пунктлары юнәлешендә хәрәкәт итәргә боерык бирдем, үзем алга ыргылган бүлекчәләрне һәм шартлаган машинаны капларга тотындым, – дип сөйләде Айрат.

Наводчик оператор командир боерыгы буенча дошманга ут ача. Беренче машина билгеләнгән максатка таба куркусыз алга ыргыла! Безнең сугышчылар дошман оборонасына үтеп кереп, дошманны качарга мәҗбүр итеп, көтелмәгән хәлдә калдыралар. Ләкин бәрелеш дәвам итә, икенче танк дошманның һөҗүмгә каршы ракеталарыннан кискен зыян ала, экипаж контузияләнә, ул хәрби машинадан эвакуацияләнергә мәҗбүр була.

Взвод командиры сугышчан иптәшләрен алгы сызыктан чыгарырга карар итә. Шулай итеп, взвод командиры лейтенант Сәмигуллинның дөрес кабул ителгән карары аркасында егетләр сугыштан исән-сау чыгалар.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Айрат Сәмигуллин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.

– Мин инде үземне сугыштан тыш күз алдына да китерә алмыйм. Командирларның боерыкларын үтәп, без бу шакшылыкны, һичшиксез, җиңәргә тиеш. Әти-әниемә, якташларга сәлам тапшырам. Без Җиңү белән кайтачакбыз, – дип сүзен йомгаклады Айрат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев