Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Махсус хәрби операциядә катнашучы Менделеевск егете туган авылына багышлап җыр язган

Махсус операциядә катнашучы Менделеевск районы егете Артем туган авылы Иске Гришкинда яшәүчеләр өчен җыр язган.

Ул узган көздә мобилизацияләнгән.

Авылда Артем талантлы егет буларак билгеле. Ул полигонда өйрәнүләрдә татарчы җыр башкарган видео көз көне интернетта таралды.

«Татар-информ»га администрация матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Артем хәзер дә хезмәт итә. Ул солдат тормышы, мәхәббәт һәм җиңү турында язган шигырен Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Виктор Япаевка җибәргән. Виктор көй язган һәм җырлаган. Бу җырны мобилизацияләнгән авылдашларына җибәргәннәр.

«22 февральдә мәдәният йорты җитәкчесе бу җырны Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертта, ә аннары 9 мартта фестивальдә җырлады. Хәзер җырны студиядә яздырырга җыеналар. Артемның үтенече буенча композиция алга таба да башкарылачак», - дип сөйләде Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова.

«Артем безнең авылның йолдызы, аннан башка бер генә концерт та узмый иде. Ул минем укучым, ә мин аның беренче укытучысы. Ул минем «Бигәшкәй» фольклор ансамблемә йөрде. Хәзер ул мобилизацияләнгән, аның тагын ике сыйныфташы да шунда ук. Алар бик күтәренке рухта, Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үти. Безнең җирлектән 13 ир-ат мобилизацияләнде. Аларның берсе дә зарланмый, һәрвакыт бар да яхшы булуы турында әйтә», - дип искәртте Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы.

Чыганак
Фото һәм видео Менделеев районы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев