Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар өчен өй токмачы

Шәрбән авыл җирлегенең волонтер хатын-кызлары туган илдән бик еракта булган якташ-сугышчыларга гуманитар ярдәм кәрваны белән өй токмачы кисеп җибәрделәр.

Авылның уңган хуҗабикәләре, ял көннәренә һәм кичке караңгы булуга карамастан, авыл мәдәният йортында җыелып, токмач әзерләү өчен кирәкле бөтен нәрсәне үзләре белән алып килеп, җиң сызганып эшләделәр.

Алар махсус хәрби операция башланганнан алып, һәрвакыт якташ сугышчыларга теләктәшлек белдереп, аларга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар.

Хатын-кызлар токмачны, атна дәвамында тиешле кондициягә җиткереп киптергәннәр һәм аннан соң гына контейнерларга салганнар. Чөнки урамда дымлы һава, ныклап киптерелмәгән очракта ул бик тиз бозылырга сәләтле.

Авыл халкы моның белән генә чикләнми, шулай ук махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә кирәк-яраклар сатып алу өчен акча да җыялар, җылы оекбашлар да бәйлиләр, азык-төлек белән дә ярдәм итәләр.

– Бу изге эшкә без беренче көннәрдән үк кушылдык. Кулдан киселгән, мамык кебек йомшак, сап-сары токмач якташ-сугышчыларның күңелләрен җылытсын, өйдән бүләк булып ирешсен, аларга җиңү дәрте өстәсен иде, – ди авыл мәдәният йорты директоры Нурсинә Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев