Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әти-әниләре сугышчыларга ярдәм итүне дәвам итә

Техника һәм кирәкле йөк белән 34 нче гуманитар ярдәм кәрваны Донецк, Луганск, Белгород һәм Курск өлкәләренә барып кайтты.

Волонтерлар төркеме составында – Александр Убейкин, Андрей Золин, Стас Авдеев, Роман Сулейманкин, Илдар Җамалиев, Илшат Минсафин, Илдар Искәндәров.

Бу юлы хәрби хәрәкәтләр зонасына сугышчылар ихтыяҗлары өчен әзерләнгән 2 мотоцикл, УАЗ автомобиле тапшырылды. Аны районга транспортировкалауда Денис Исаншин (машина бирүче), Виталий Павлов һәм Рәис Хөсәенов ярдәм иттеләр.

– Махсус хәрби операциядә һәлак булган Түбән Баланда кешесе Денис Воронинның «Днепр» мотоциклы аеруча кыйммәткә ия. Аның гаиләсе техниканы, ул Ватанны саклау эшенә хезмәт итүен дәвам итсен өчен, штурм бригадасына тапшырырга карар кылган. Илдар Җамалиев мотоциклны үз хисабына тулысынча ремонтлаган, ә озатыр алдыннан, аның Денисның әти-әнисенә күрсәтер өчен, тест-драйв үткәргән. Ул ата-ана фатихасы белән тапшырылган һәм безнең «Хакас» позывнойлы якташка хезмәт итәчәк, – дип сөйләде гуманитар ярдәм йөге җитәкчесе Александр Убейкин.

Һәлак булган герой-якташларның әти-әниләре МХО зонасына җибәрә торган һәр кәрванны хуплый. Бу юлы волонтерларга посылканы һәлак булган «Химик» позывнойлы сугышчы Сергей Леонтьевның әнисе улының «Белый» позывнойлы хезмәттәшенә тапшырган.

– Егетләргә кәрван белән нәрсәдер җибәргәндә, Сергей өчен җыям кебек тоела. «Белый» белән без һәрдаим элемтәдә, онытмаганы өчен рәхмәт. Ә без улым белән сугыш юлы буйлап атлаган һәр кеше өчен догада. Егетләрне Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, – ди Наталья Сергеевна Леонтьева. – Алар барысы да безнең улларыбыз, аларның исән-сау килеш кайтуларын көтәбез.

Волонтерлар посылканы тапшыруның алар өчен дә дулкынландыргыч булуын таныдылар, бу бит аларны «Химик» белән бәйли торган җеп.

– Без «Белый» белән Белгородта төнлә очраштык, ул безне шатланып каршы алды, күптәнге танышлар кебек, сәгать ярым аралаштык. Тормыш үз чираты белән бара, күптән түгел генә өйләндем, – дип уртаклашты ул безнең белән, – дип сөйләде волонтер Роман Сулейманкин.

Волонтерлар һәлак булган каһарман Сергей Ильин гаиләсенең дә үтенечен үтәделәр – ул батырларча һәлак булган Николаевка поселогы җиреннән (Донецк өлкәсенең Волноваха районы) туфрак алып кайттылар.

Тагын бер мотоциклны Аксубай волонтерларына Пионер авылыннан Хәмит Фәтхуллин тапшырган. Станислав Авдеев техниканы мастерскойга илткән, Илдар Җамалиев двигательне ремонтлаган, Иван Жаренов һәм Марс Галиев – багажникны эретеп ябыштырганнар. Бу мотоцикл Белгород юнәлешендә сугышучы Октябрь поселогыннан якташ хәрбигә тапшырылган.

– Мотоцикл шул ук төнне алгы сызыкка китте, ул аларга коптерлар илтеп тапшырып, сиздермичә калыр өчен кирәк, – дип сөйләде Роман. – Волонтерлар Аксубайга кайтып җитәргә дә өлгермәделәр, ә сугышчылар аларга мотоциклның эштә кулланылуы турында видео-хисап җибәргәннәр.

Ә «УАЗ» Луганск юнәлешенә киткән һәм Александр Охотниковка тапшырылган. Йөк ташу машинасын сугышчыларга Бәркәтә (Чирмешән районы) авылыннан Рифкат Хәмәтгалиев биргән. Транспорт чарасы тулысынча ремонтланган: йөреш өлешен Андрей Золин торгызган, двигательне Илдар Искәндәров (сугышчының әтисе), эретеп ябыштыру, кузов һәм буяу эшләрен «Робсон» позывнойлы сугышчының гаиләсе башкарган.

Ярдәм йөге күрше районнар, үзебезнең район халкы, битараф булмаган якташлар булышлыгы белән җыелды. Бу юлы Яңа Аксубай авыл җирлегендә яшәүчеләр (Киса, Яңа Аксубай, Кече Аксубай, Азат, Федоровка авыллары халкы) техниканы ремонтлауга һәм юл чыгымнарына 82 000 сум акча җыеп, үзләреннән зур өлеш керттеләр. Ә Казаннан якташыбыз Николай Чернышов ягулык һәм юл чыгымнарын (якынча 50 000 сум) тулысынча үз өстенә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев