Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Мариуполь бала тудыру йортын шефлыкка алдылар

Районда махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю бер генә көнгә дә туктап тормый. Көн саен дистәләгән волонтер, йөзләгән битараф булмаган кеше ярдәм җыюны оештыралар – булдыра алганча барысы да ярдәм итәләр – акчалата да, азык-төлек белән дә, хезмәтләре белән дә – Яшьләр үзәгендә яшеренү челтәрләре үрәләр, киемнәр тегәләр.

Алар махсус хәрби операция зонасына йөк алып баручылар белән дә, солдатлар белән дә даими элемтәдә торалар. Волонтерлар ирегетләрне хәер-фатиха белән озаталар һәм табын корып каршы алалар.

– Махсус хәрби операция зонасына һәм хәрби госпитальгә тугызынчы гуманитар караван белән Херсон өлкәсенә бер миллион сигез йөз мең сумлык дүрт ярым тонна йөк озатылды, – дип сөйли волонтер Анатолий Скворцов. – Бу акчаның өчтән бер өлешеннән артыгына махсус техник чаралар сатып алынды. Егетләргә хуҗалык товарлары, җәйге киемнәр һәм, әлбәттә, өйдән посылкалар җибәрелде. Районнан һәр солдат өчен 245.000 сумлык ярдәм тартмалары, хуҗалык товарлары, азык-төлек, беренчел кирәк яраклар да җибәрделәр.

Караван өчен сәфәр җиңел булмаган – шоферларның берсе госпитальләштерелгән һәм операция ясалган – егетләр аны Танагрогта махсус госпитальгә урнаштырганнар. Караван юлда булганда, безнең мобилизацияләнгән сугышчыларның берсенең Луганскта госпитальдән чыгарылуы һәм аңа кием-салым кирәк булуы ачыклана. Егетләр маршрутны үзгәртергә һәм якташка ярдәм итәргә карар кылалар. Һәм менә монда волонтерларның сизгерлеге ярдәм итә, гуманитар ярдәм җыйганда – аларның берсе бәхетле солдат өчен посылка ясарга тәкъдим итә. Егетләр якташны киендерәләр дә, ашаталар да, шушы посылкадан беренче кирәк-яракларны да, күчтәнәчләрне дә аңа тапшыралар.

Безнең волонтерлар белән очрашудан мобилизацияләнгән якташларыбыз күпме шатлык хисләре алдылар, чөнки мобилизациядән соң ярты ел вакыт узды, ә гуманитар ярдәм белән караван Херсонга, Запорожьега һәм Донецкка беренче тапкыр гына килде. Егетләр ерак һәм куркыныч юлны аларның ярдәмен һәм өйдән килгән хәбәрләрне көтеп торучы якташлар хакына үттеләр.

Хәзер районда яңа гуманитар ярдәм караванын җибәрергә әзерләнәләр. Соңгы сәфәрдә Аксубай волонтерлары Мариуполь шәһәренең бала тудыру йортында булдылар, анда да ярдәм кирәк. Бу бердәнбер бала тудыру йорты һәм акушерлык-гинекология бүлеге, аның карамагында 500 мең кеше яшәгән шәһәр, әле тагын 300 километр радиуста яшәүчеләр. Тормыш дәвам итә һәм Новороссия территориясендә дә балалар туа, хәзерге вакытта куркынычсыз булган медицина учреждениесенә бөтен Украинадан бала табучы хатын-кызлар килә. Ләкин күпләрнең чыгарга урыннары да, хәтта баланы төрергә әйберләре дә юк. Әле бит әниләрне дә ашатырга да, аларга ярдәм итәргә дә кирәк.

Аксубайлылар бала тудыру йортын шефлыкка алырга карар итәләр һәм яхшы сакланган балалар әйберләре, хатын-кыз киемнәре булган һәркемне – яңа булмаса да, юылган һәм үтүкләнгән киемнәрне яшьләр үзәгенә китерергә чакыралар. Безнең хәрбиләргә дә тагын ярдәм кирәк – тәҗел кирәк булган оптик прицел, бинокльләр һәм башка җиһазлар. Бу шактый акча таләп итә. Ләкин боларның барысы да Җиңү өчен кирәк! Ярдәм җыю бик авыр бара, ә егетләргә боларның барысы да кичә үк кирәк иде инде. Волонтерлар барлык битараф булмаган кешеләрнең ярдәм кулы сузуларын һәм акчаларны Саклык банкы карталарына түбәндәге телефоннар буенча күчерүне сорыйлар: 

+7 919 627-35-73  Анатолий Николаевич Скворцов;

 +7 917 392-88-91 – Флен Җәмил улы Зәйнуллин.

Гуманитар ярдәм, кием-салым, азык-төлек җыю белән бергә, яшьләр үзәгендә көн саен маскировка челтәрләре үрәләр, монда эшче куллар кирәк. Теләгән һәркем үзенә уңайлы вакытта – ял көннәреннән тыш, көн саен 8дән 15.00 сәгатькә кадәр булышырга килә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев