Күмәк эш атмосферасы
Игелекле куллар сугышчыларны сакларга тырыша.
Емелькино мәдәният йортында шушы һәм Черемушки авыллары волонтерлары тырышып эшли.
Бүгенге көндә алар 94 яшеренү челтәре үргәннәр. Хатын-кызлар тырышып һәм пөхтә эшлиләр. Яшеренү челтәрләрен үрү процессы ике сменада алып барыла.
Авыл волонтерлары эшен Әлфия Гаврилова җитәкли.
– Безнең халык дус һәм максатчан, – ди ул. – Һәркем үз катнашуы белән махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итәргә омтыла. Һәр көнне мәдәният йортына яшеренү челтәре үрергә егермегә якын кеше килә. Узган ел берүк вакытта 22шәр кеше килә иде. Болар пенсионерлар да, төрле тармак эшчеләре дә.
Яшеренү челтәрләре үрүчеләр арасыннан Ольга Тимофеевна Шуркинаны аерым билгеләп үттеләр. Ул – коллективның иң өлкән катнашучысы. Сигезенче дистәне ваклап барса да, тулы көченә эшли.
Яшеренү челтәрләре үрүгә даими йөргән, үҗәтлек һәм осталык күрсәткән Валентина Никитинаны да билгеләп үтми булмый. Шулай ук Лидия Федотова да уртак эшкә саллы өлеш кертә. Һәр яшеренү челтәренә Емелькино хатын-кызларының йөрәк һәм кул җылысы салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев