Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Искемокшинолылар махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итәләр

Иске Мокшино авыл клубы бу көннәрдә волонтерларны җәлеп итү үзәгенә әверелде.

Авыл кешеләре Украинада махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән сугышчыларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәр өчен авыл мәдәният учагына ашыгалар. Консервланган азык-төлектән бушаган калай банкаларны һәм картон кулланып, аннан соң ул парафин яисә балавыз белән тутырыла, алар сугышчылар өчен землянкаларда һәм блиндажларда кирәк булган шәмнәр әзерлиләр.

Махсус хәрби операция зонасында булып кайткан волонтерлар раславынча, мондый үзенчәлекле лампалар, өч-дүрт сәгать дәвамында землянканы яктыртып кына калмыйча, андагы һаваны җылытырга да сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев