Иске Чуаш Адәмсуы авылы хатын-кызлары маскировка челтәрен өч көн эчендә бәйләделәр
Сугышчыларга ярдәм итүгә Иске Чуаш Адәмсуы авылында яшәүче хатын-кызлар үз өлешләрен кертәләр.
Авыл китапханәчесе Галина Харитонова Аксубайда яшьләр үзәгендә волонтерлар белән эшләде һәм авылга ятьмә һәм үрү өчен материаллар белән кайтты.
Ул авыл халкына җирле мәдәният учагында сугышчылар өчен яшеренү челтәре үрү пункты урнаштырылуы турында хәбәр итте. Авыл хатын-кызлары аның үтенеченә әзерлек белән җавап бирделәр – җыелдылар һәм бердәм эшләделәр. Үз эшләренә махсус хәрби операция зонасында булучыларга ярдәм итү, аларны саклау теләген, күңел җылыларын салдылар.
Көн саен челтәр үрү өстендә 9-12 кеше эшләде. Берәүләр тукыманы тасмаларга кисеп тордылар, икенчеләре аларны челтәргә бәйләделәр.
Авыл хатын-кызлары бу бурычны өч көн эчендә үтәделәр һәм дүртенче көнгә әзер челтәрне волонтерларга мобилизацияләнгән якташларына гуманитар ярдәм белән җибәрү өчен алып килделәр. Тәҗрибәле волонтерлар аларның эшләрен «бик яхшы» дип бәяләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев