Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Яраланган сугышчыга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм иткәндер, мөгаен

«Агроном» позывнойлы аксубайлы махсус хәрби операция зонасында ел ярым хезмәт итә.

2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Якташларыбыз, Донбассны яклау буенча махсус хәрби операциядә катнашып, үз бурычларын намус белән башкаралар. Алар арасында 42 яшьлек «Агроном» позывнойлы аксубайлы да бар.

Ел ярым элек ул РФ Кораллы көчләре белән контракт төзегән һәм шул вакыттан алып яңа ел алдыннан беренче тапкыр өенә, ялга кайтты, туганнары белән үзенең туган көнен дә, Яңа елны да, Раштуаны да билгеләп үтте.

– Мин МХОгә китәргә контракт төзергә карар кылган вакытка минем инде өч туганнан туган энем анда иде. Мин ни өчен киттемме? Ватан чакырды. Миңа Аксубайда барлык документларны рәсмиләштерергә, оператив рәвештә медкомиссия узарга ярдәм иттеләр. Казаннан мин Екатеринбургка киттем, үз теләгем белән «Шторм» отрядына билгеләүләрен сорадым, 47 ирекле арасыннан без Татарстаннан икәү анда җибәрүләрен сорадык. Сугыш чирканчыгы алдык һәм алгы сызыкка, – дип искә алды Андрей.

Бүген сугышчы Покровск юнәлешендә – штурм полкында, энеләре Запорожск юнәлешендә хезмәт итә. Үзара элемтәдә торсалар да, ел ярым эчендә алар белән бер тапкыр да күрешмәгәннәр, очрашмаганнар.

–Анда куркынычмы? Теләсә нинди нормаль кеше курка. Дога ярдәм итә. Сугышчан заданиегә барасың – гыйбадәт кыласың. Алладан башка берничек тә булмый. Балачактан чиркәүгә йөрдем, – дип сөйләде сугышчы. – Кайчак безнең янга да атакай килә. Хәтта безне сугышчан бурычны үтәгәннән соң КамАЗ машинасында якындагы бистәгә алып китәләр иде – православие динендәгеләр тәүбә итәләр, күңелләрен чистарталар, атакай белән сөйләшәләр, мөселманнар мулла белән аралаша ала иде. Беләсезме, миңа караганда, монда әти-әниемә һәм апама күпкә авыррак. Элемтәгә чыгу мөмкин булмаганда, алар борчыла һәм телефон янында кизү тора диярлек. Чит номердан шалтыратсам, куркалар.

«Агроном» дога көче турында аерым бер дулкынлану белән сөйләде. Илья Пророкны искә алу көнендә ул хәрби заданиедә була, яралана. Урман полосасына шуышып барып җитә алалар, анда «камикадзе»лар «өчйөзенчеләрне» юк итәргә тырышалар. Үлгән булып кыланырга да туры килә. Ә инде барысы да тынып, дроннар очмый башлагач, ул үзләренекләр ягына таба шуыша, ике километр үткәч, аны һәм тагын бер сугышчыны эвакуация төркеме табып ала, жгут салалар һәм эвакуация ноктасына кадәр алып чыгалар. Ләкин коткаручыларга рәхмәт әйтү насыйп булмый – егетләр чираттагы яралы сугышчыны эвакуацияләгәндә һәлак булалар.

–Ел ярым эчендә энем белән бик күп очраклар булды, алар турында без үзебез генә беләбез. Аллага шөкер, ул исән-сау. Безнең яклаучыларны иман һәм дога коткара. Ул көнне Илья пророк аны аннан үз кулларында алып чыккан дип ышанабыз, – ди сугышчының апасы Людмила.

– Без хәрби фильмнар карап үстек, анда акча һәм бүләкләр өчен бармадык, – ди «Агроном». – Безнең артта гаиләләр, картларыбыз, кемнеңдер балалары. Ватан бер генә, ахыргача, Җиңүгә кадәр көрәшәчәкбез. Һәр иртә бу яңалыкны көтәбез һәм аны якынайтырга тырышабыз. Безгә гуманитарка белән бергә балаларның хатлары, открыткалары килә, аларны алу бик күңелле – алар иң җылы хисләр уята, без аларны блиндаж диварларына эләбез. Укыйсың һәм бездә барысы да югалмавын, Ватанны саклаучы патриотлар буыны үсүен аңлыйсың.

Сугышчы армия мәктәбен РВСН гаскәрләрендә, Плесецктагы космодромда уза. Һәм бу аңа бүген МХОдә ярдәм итә. Армияне ул, һәр яшь егет үтәргә тиешле тормыш мәктәбе, дип саный.

Сугышчы ялда булган вакыттап, туганнары солдатны дәваларга ниятли, чөнки ел ярым окопларда, дымлы җирдә хезмәт итү һәм алган яралары сәламәтлегенә бәйле бик күп проблемалар китереп чыгарган.

Ә яклаучы үзе кире егетләр янына омтыла. Шушы ел ярым эчендә дөньяга караш тулысынча үзгәрде, дип таный ул. Аның сугышчан иптәшләре анда бер гаилә булып, иңгә-иң куеп дошманга каршы көрәшәләр. Чөнки башкача була да алмый, алар бер-берсен күп тапкырлар коткарганнар, соңгы тамчы су, медикаментлар белән бүлешкәннәр. Һәм һәр хәрби бурыч алдыннан алар үзләре һәм янәшәдәгеләр өчен дога кылалар.

«Агроном»ны ялга китәр алдыннан гына хәрби бурычны үтәгәне өчен «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев