Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Яңа Ибрай авыл мәдәният йортында исәп буенча кырык икенче яшеренү челтәрен үрүне төгәлләделәр

Өченче ел инде волонтер хатын-кызлар буш вакытларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ничек тә булса ярдәм итәргә омтылып, авыл мәдәният учагына ашыгалар.

 

Аларны да Ватанны яклаучы-якташлар кебек үк, махсус хәрби операция бурычларын үтиләр, дип әйтергә була. Чөнки яшеренү челтәрләренең билгеләнеше – алгы сызыкта сугышчыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Клубка ял итәргә яисә ниндидер чарада катнашырга килүчеләр дә шулай ук әлеге игелекле эшкә үз өлешләрен кертүне бурычлары дип саныйлар.

Зур челтәрнең соңгы тасмаларын Рәхилә Гыйззәтуллина, Гөлия Кашапова, Тәнзилә Сафина, Рузалия Хамәтвәлиева һәм Рәсимә Кыямова бәйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев