Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Һәр сәфәргә дин әһеленең хәер-фатихасы белән кузгалабыз

Райондашларыбыздан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрелде

Дүрт волонтер – Александр Убейкин, Алексей Макаров, Роман Сулейманкин, Илшат Минсафин үзләренең миссияләреннән канәгать булып кайттылар.

Кәрван йөртүчесе булырга һәркем дә ризалашмый. Махсус хәрби операция барган территориядә юл торган саен куркынычрак була бара.

– Командада барырга батырчылык итүчеләрнең барысы да җитди һәм җаваплы кешеләр. Кирәк, димәк, кирәк! – ди стажы булган волонтер Александр Убейкин. – Әлбәттә, сәфәргә җыену эше күпкә алдан, юл маршрутын җентекләп тикшерүдән, егетләр белән шалтырашып сөйләшүләрдән, аларның үтенечләрен һәм заказларын үтәүдән башлана. Сәфәргә без Александр атакай фатихасы белән китәбез. Аксубай волонтерлары төркеме җитәкчесе Анатолий Скворцов юл буе безнең белән элемтәдә тора, борчыла һәм безнең хәрәкәтне контрольдә тота. Авырмы, куркынычмы? Ә безнең егетләргә анда ничек? Без андагы шартларда санаулы көннәр генә булабыз. Ә алар анда ике ел диярлек. Һәм әгәр дә без, моннан гуманитар ярдәм җыеп, махсус чаралар һәм кирәкле әйберләр сатып алып бара, аларга ярдәм итә алмасак, әлегә кадәр беркем дә тезләндерә алмаган ил гражданнары буларак, безгә оят булыр иде. Без бабаларыбыз хәтеренә тугры булырга тиеш!

Кагыйдә буларак, башка төбәкләр яклаучыларның төгәл бер бүлекчәсенә ярдәм итә. Ә аксубайлылар бәхетле посылкаларны һәр солдатка илтеп җиткерергә, очрашырга, хуплау сүзләрен әйтергә тырышалар.

Бу юлы гуманитар кәрван йөртүчеләр Ватан саклаучыларына су ташу өчен мичкәләр белән УАЗ, насос, адреслы посылкалар алып бардылар. Кәрван кузгалып китәргә берничә сәгать кала волонтерларның берсенә якташ-сугышчы шалтыратып, элек җибәрелгән УАЗның сафтан чыгуы турында хәбәр итте. Ярдәм җыюга ярты район кушылды: карбюратор да, генератор да табылды – запас частьләрне егетләргә махсус хәрби операция зонасына алып бардылар.

Аксубайлы Алексей Кудрявцев якташларына генератор, рацияләр сафтан чыкканда, җиһазлар өзеклек бирмәсен өчен, пауэрбанклар, бесперебойник тапшырды, югыйсә эшне яңадан көйләү өчен күп көч һәм вакыт сарыф итәргә кирәк. Сугышта бер минут та элемтәсез булырга ярамый.

Дарулар белән посылкалар да алып бардылар. Волонтерлар сүзләренчә, сугышчылар глюкоза, канны туктатучы, авыртуны баса торган препаратлар сорыйлар. Шунысы куанычлы, гуманитар ярдәм җыюга аксубайлылар гына түгел, районнан читтә яшәүче кешеләр дә кушыла. Һәм волонтерларга эшнең төрле этапларында очрашырга туры килгән кешеләр дә. Дарулар салынган тартманы безнең сугышчыларга хәзерге вакытта Самарада яшәүче райондаш кызыбыз тапшырды – посылканы ул хезмәттәшләре белән бергә җыйган.

Ә безнең 16 нчы гуманитар ярдәм кәрваны белән барып, махсус хәрби операция зонасында улын эзләп тапкан Түбән Новгородта яшәүче Иван Калугин дуслары арасында ярдәм җыю игълан иткән һәм җыелган акчаларны аксубайлыларга тапшырган.

Волонтерларны һәм гуманитар кәрванны җылы һәм ихлас кабул иткәннәр. Алдан килешү буенча, волонтерларны билгеле бер участокларда көтеп торганнар. Әмма көтмәгәндә бер якташыбыз “элемтә булмаган зонада” булып чыккан. Аның белән очрашу, посылканы тапшыру өчен Аксубайга, хатынына шалтыратырга, аның аша элемтәгә чыгарга туры килгән. Волонтерлар бу вакыйганы аеруча дулкынланып сөйләделәр: “башта очрашу урыны билгеләнгән кыр буйлап бардык, һәм кинәтмашинаны күреп алдык һәм аның безнеке икәнен аңлагач: балалар кебек бертавыштан: “килә, килә!” – дип кычкырдык”.

Гуманитар ярдәм кәрванын алып баруны җитәкләгән Александр Убейкин сөйләгәнчә, яклаучылар төшенкелеккә бирелми – алар уңай карашта. Һәм «Робсон» позывнойлы якташыбызның ял вакытында җирле фермерга техника һәм җир сөрүдә булышканы, ә ул безнең егетләрне ит һәм сөт белән тәэмин иткәне турында сөйләде. Менә шундый үзара ярдәм.

– Миңа кибет янында бер хатын-кыз белән сөйләшергә туры килде, ул башта нәрсәдер үзгәрәчәгенә ышанмаган идек, ә хәзер күпме эшләнгәнне күрәбез һәм россиялеләргә рәхмәтлебез, диде. Кешеләр яшәргә тели, – дип сүзен дәвам итте Александр Убейкин. – Сер түгел, юлда күп нәрсә күрәбез, берничә кәрван белән Донецкка дошман ракетасының бер өлеше торган юл аша уза иде, бу хакта яшь кәрван йөртүчеләренә сөйләгән идем, аны күрсәтергә вәгъдә иттем, ләкин бу юлы инде анда андый нәрсә юк иде. Волонтерлар юлда булганда, термометр баганасы +44 градус күрсәтә иде, алар мондый эсседә дә дошманга каршы сугышырга сәләтле егетләрнең ныклыгына таң калдылар.

Кешеләр хәтта азат ителгән территорияләрдә дә безнең волонтерларны төрлечә каршы алалар, кемдер рәхмәт сүзләре белән, кемдер ышанмыйча. Бу аңлашыла да, Киев режимының күпьеллык сәясәте халык акылына үз эзен салган. Ләкин кәрван йөртүчеләр үз бурычларын үтиләр.

– Ярдәм алып килгән яклаучыларның күбесе миңа шәхсән таныш, кемдер хәтта мин яшәгән яисә күрше урамда үскән. Әле 12-15 ел элек алар, барлык балалар кебек үк, сугышлы уйныйлар иде. Ә бүген алар хәтта егетләр дә түгел, алар өченче ел сугыш безгә кадәр килеп җитмәсен өчен барысын да эшләргә әзер торган өлкән ирләр, – дип уртаклашты Александр Убейкин.

Торак пунктларның берсендә, Татарстан номерлары язылган машинаны күреп, аксубайлылар янына хәрбиләр килгән. Ротада Татарстаннан бер егет бар, дип әйтәләр, сөйләшүдә аңа беркемнең дә бер тапкыр да посылка җибәрмәгәнлеге ачыклана. Аксубайлылар аңа Аксубай волонтер хатынкызлары кулы белән җыелган “Бәхетле солдатка” посылкасын һәм яшеренү челтәрен тапшырганнар.

– Хатын-кыз волонтерларга безнең егетләр аерым рәхмәт юллыйлар. Инде икенче ел, Яшьләр үзәгенә эшкә йөргән кебек көн саен йөрүче хатын-кызлар төркеме бар. Аларның күбесе –пенсионерлар, аларөстәвенә һәр ярдәм җыюда катнашалар. Һәр волонтер үз эшен чын йөрәктән, күңел кушуы буенча башкара. Үз адресыңа әйтелгән, ә моның өчен сезгә күпме түлиләр, сезгә бит түлиләр, дигән сүзләрне ишетү бик кыен, – ди Алекандр Убейкин. – Безгә сез уйлаганнан да күбрәк түлиләр – тылдан ярдәм көтүче егетләр ирләрчә нык кул кысышып, чөнки анда – сугышта, аннан башка берничек тә булмый.

17 тапкыр барган гуманитар ярдәм кәрваны белән беренче тапкыр Илшат Минсафин барды. Гәрчә ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдән беркайчан да читтә калмый. Беренче кәрваннан башлап аның автосервисында эшләүче командасы яклаучылар янына китә торган барлык автомобильләрне ремонтлый.

–Күптән сораган идем. Барысы да ничек барганын, егетләребезнең хәлләрен беләсе, аңлыйсы һәм үз күзләрем белән күрәсе килде. Сугыш барган «Азовсталь» металлургия комбинатын үз күзләрем белән күрдем, бөтен нәрсә җимерелгән, Мариуполь яңадан төзелә, матур йортлар сафка баса, урыны-урыны белән хәтта сугыш булмаган да кебек, – дип уртаклашты Илшат. – Сугыш линиясенә якынрак торган йортлар, коймалар, капкалар, барысы да тишекләнеп беткән. Ләкин шунысы гаҗәп, кайбер авыллар бербөтен, күрәсең, анда бүген дә Киев режимы яклы кешеләр яши. Гуманитар ярдәм машинасын хөрмәт итәләр, фуралар гуманитар кәрваннарны йөртүчеләргә сигнал бирәләр, блок-постларда шулай ук ачык йөз белән каршы алалар. Анда безнең егетләр белән очрашканда хис- кичерешләр әйтеп бетергесез, иң якын туганнар кебек кочаклашып күрештек.

Волонтерлар өйләренә кайтып җитәргә өлгермәделәр, ”Бергәләп ярдәм итәбез” төркеменә махсус хәрби операциядә катнашучыларының үзләреннән, аларның туганнарыннан һәм якыннарыннан җибәрелгән посылкалар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдереп мөрәҗәгатьләр килә башлады. Бирегә дарулар тапшырылган кыр госпитале шәфкать туташыннан видео-сәлам дә килде. Анда бөтенләй башка кыйммәтләр, сугышчылар джиплар, тәмле азыктөлек сорамый. Аларга бары тик тормышны саклап калу өчен кирәк булган әйберләр генә мөһим. Бүгенге көндә махсус хәрби опер аци я з онасында яшер енү челтәрләре, дарулар һәм антидрон плащлар иң кирәкле булып кала – болар барысы да безнең хатын-кыз волонтерлар кулы белән бәйләнә һәм тегелә. Сүз уңаеннан, антидрон плащлар, яклаучыларга озатылганчы, волонтерлар тарафыннан төнлә, тепловизор ярдәмендә яраклылыкка тикшерелә. Шулай ук кыш дәвамында хәтта мәктәп укучылары ясаган окоп шәмнәре кебек үк. Тик шулай гына дошманны бергәләп җиңәргә һәм Җиңүне якынайтырга мөмкин! Тыл – мөһим, тыл – кирәк, тылдан башка булмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев