Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Эш яклаучыларга ярдәм итүгә кагылганда, аларны сынамышлар да куркытмый

Аксубай волонтерлары махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк алып бардылар

Унөченче сәфәр 13 гыйнварга туры килде. Әмма егетләрнең сынамышларга ышанып торыр вакытлары юк – сугышчыларга аларның ярдәме кирәк. Димәк, нинди генә авыр һәм куркыныч булмасын, янә юлга кузгалырга кирәк. Бу юлы мактаулы миссия белән биш волонтер – Анатолий Скворцов, Александр Убейкин, Максим Казаков, Алексей Макаров һәм Флен Зәйнуллин китте.

Гуманитар ярдәм төялгән «Газель» машинасының ишекләре чак ябылды. Җиңел автомобиль дә шыплап тулган иде. Аксубай районыннан яклаучыларга аларның үтенече буенча генераторлар, бензопычкылар, медикаментлар, кием-салым, исемле посылкалар, яңа ел бүләкләре һәм хәтта УАЗ машинасына ишек тә җибәрелде, ул махсус хәрби операция зонасына район җитәкчелеге тарафыннан элегрәк җибәрелгән иде, әмма ул шартлауга дучар булган.

Һәр сәфәр шома гына килеп чыкмый. Бу юлы Борисоглебскига кадәр юлны көч-хәл белән узганнар, «Газель»дә солярка туңган. Волонтерлар юлда 25 градус салкында биш сәгать вакыт үткәргәннәр. Шөкер, аларга ярдәмгә ДАИ, МЧС хезмәткәрләре һәм Листопадовканың җирле хакимият органнары вәкилләре килгән. Дәүләт автоинспекторлары аккумулятор сатып алганнар һәм аны юлда өшегән ир-атларга китереп биргәннәр.

– Чынлыкта, унөч тапкыр юлга чыктык һәм һәрвакыт безгә яхшы кешеләр генә очрый. Сөякләребезгә кадәр өшегән иде, без Таганрогтагы игелекле дустыбыз Батуга шалтыраттык, аның белән без сәфәрләрнең берсендә танышкан идек һәм әле дә элемтәдә торабыз – без аның хостеленда кундык һәм янә юлга кузгалдык. Ә инде иртән безнең якташлар торган поселокка барып җиттек, – дип сөйләде Анатолий Скворцов.

Анда волонтерлар бер полк егетләре белән очрашканнар, аларга өйдән посылкалар, хатлар һәм район халкыннан кайнар сәламнар тапшырганнар. Алгы сызыктан гуманитар ярдәм артыннан килгән егетләрнең УАЗ машинасы шыплат тула, сугышчылар үзләренә утырырга чак урын табалар.

Волонтерлар Макеевкага, Донецкка һәм Волновахага кадәр барып җитәләр, анда безнең егетләрнең икенче төркеме белән очрашалар.

– Без гуманитар ярдәмне иске яңа елга илтеп тапшырырга тырыштык, кирәк-яраклар белән бергә, егетләргә яңа ел бүләкләре һәм өй, барлык район халкының, посылкалар җыйган һәм төргән волонтер хатын-кызларыбызның күңел җылысын тапшырырга теләдек, – дип уртаклашты Анатолий Николаевич.

Ул сугыш барган җирдә төшкән фотоны күрсәтте. Кайбер картиналар, дөресен генә әйткәндә, йомшак күңеллеләр өчен түгел. Һәр сәфәр – волонтерлар өчен зур куркыныч, нерв киеренкелеге, чөнки Украина территориясендә навигаторлар эшләми һәм, хәтта карталар буенча да җирлектә яраклашу бик авыр.

Сәфәр вакытында көтелмәгән, куркыныч хәлләр дә булган. Авыл юллары буйлап барганда аздан гына фронт линиясен узып китмәгәннәр.

Безнең якташлар Макеевкада да, Дебальцевода да, Горловкадан ерак түгел урыннарда да булганнар, юлдан барганда шартлаулар һәм атышлар ишетелеп торган. Шуңа да карамастан, алар бу юлы гуманитар ярдәмне берьюлы берничә полкка тапшыру мөмкин булуы турында шундый шатланып сөйләделәр ки, гәрчә алар бер-берсеннән уннарча, меңнәрчә километр ераклыкта урнашкан булса да.

Унөч тапкыр сәфәргә чыгу вакытында аксубайлыларның хәрби командирлар арасында да дуслары пәйда булуын, аларның бар нәрсәдә ярдәм итүләрен дулкынланып сөйлиләр. Ә андагы дуслыкның бәясе, гражданкадагыга караганда мең тапкырга мөһимрәк булуы турында да. Күрше Нурлат районыннан комбат, аның кул астында безнең район егетләре булмаса да, ул аксубайлыларга гуманитар йөкне алып барып тапшыру өчен техника биргән.

Волонтерлар дистәләрчә блокпостны узганнар, кайдадыр Аксубай волонтерларын үзебезнең егетләр, кайдадыр элеккеге сәфәр вакытында танышкан сугышчылар каршы алган. Аксубайлылар һәр постта район халкыннан рәхмәт сүзләре белән кечкенә булса да бүләкләр – сигарет блоклары, оекбашлар, тәм-томнар калдырганнар. Чөнки сугышта чит һәм безнеке, дигән бүленеш юк, анда барысы да үзебезнекеләр!

– Меритополь борылышында чираттагы постта безне патруль тикшергәндә, мин очраклы рәвештә Россия байрагы артында тагын бер әләм – Чуаш республикасы флагын күреп алдым, – дип сөйләде, гуманитар ярдәм илтү буенча сигез тапкыр сәфәрдә катнашкан Александр Убейкин. – Тәрәзәне төшереп, чуашча «Хавыр ял» («безнең авыл») дидем, егетләр туган телдә сөйләшкәнне ишетеп, шундый шатландылар, җанланып киттеләр һәм бертавыштан: «ооо, хавыр ял», дип җавап бирделәр. Бу үзенә күрә чуашларда шаяртып сәламләү.

Егетләр тумышлары белән Чуашстанның Красноармейск һәм Комсомол районнарыннан булып чыкты, кайчандыр мин үзем дә бу республикада яшәдем һәм эшләдем, үзем дә алар белән очрашуга шат идем.Үз кешеләре булуын танып, егетләр барысы да блокпосттан чыктылар, без аларга сигаретлар, күчтәнәчләр һәм җылы оекбашлар калдырдык, ә носкилар эчендә волонтер хатын-кызлардан шоколадлар да булган. Аларның сугыш көйдергән йөзләре ничек яктыруын, күзләренең очкынлануын, йөрәкләренең җылынып китүен күрергә кирәк иде.

Волонтерлар безнең яклаучылар, аларның сугышчан кәефләре, көчләре, ныклыклары, кыюлыклары һәм бары Җиңү белән генә кайту ниятләре турында горурланып сөйлиләр! Аксубай егетләре белән очрашуларның ни дәрәҗәдә җылы булуын билгеләп үтәләр. Бу юлы хәтта алдагы 12 сәфәр вакытында барып җитә алмаган якташыбызга да посылка илтеп тапшыра алганнар! Һәм тагын якташлар белән очрашуның шушындый шатлыклы мизгелләре, җылы күрешүләр өчен меңнәрчә чакрым куркыныч һәм катлаулы юлларны узарга кирәклеген дә таныйлар алар. Чөнки кирәкле махсус чаралардан һәм башка гуманитар ярдәмнән тыш, алар якташларыннан йөрәк җылысы да алып баралар, ә анда, алгы сызыкта үз артыңда ышанычлы тыл булуын, аларга ышануларын, исән-имин Җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтүләрен һәм соңгы залпка кадәр ярдәм итәчәкләрен тою мөһим!

P.S.: Волонтерлар әле кайтып җитәргә дә өлгермәделәр, якташларга ярдәм җыю буенча “Бергәләп ярдәм итик” төркеменә сугышчыларның туганнарыннан һәм якыннарыннан рәхмәт сүзләре ава башлады. Без алар белән газета укучылар белән дә уртаклашмый булдыра алмыйбыз (төзәтүләрсез, оригиналда). Ә алар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып бару буенча игелекле миссияне башкарган, яклаучыларга Җиңү белән кайтуда ярдәм итү өчен берләшкән батыр йөрәкле ир-егетләр адресына күбрәк яңгырасын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев