Газета укучыларыбыз – Иске Чуваш Адәмсуы авылы волонтерлары соңгы казанышлары белән уртаклаштылар. Алар редакциягә менә нәрсә юллаганнар:
«Безнең Иске Чуваш Адәмсуы авылында волонтерлар төркеме (55+) яңа яшеренү челтәре өстендә эшне төгәлләде. Озакламый ул район үзәгендәге «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Аксубай» волонтерлар төркеме аша чираттагы гуманитар кәрван белән СВО зонасына озатылачак. Бу челтәрдәге һәр тасма – саклаучы гына түгел, ә безнең сугышчыларның тизрәк өйгә кайтуын теләп үрелгән йөрәк җылысы.
Ел башыннан бирле без барлыгы 15 яшеренү челтәре үрдек.
«Көмеш» волонтерларыбыз – безнең аерым горурлыгыбыз. Олы яшьтә булуларына карамастан, Евдокия Смирнова (84 яшь), Елена Филиппова (83 яшь), Нина Новикова (72 яшь) уртак эшкә үз өлешләрен кертү өчен челтәр үрергә теләп киләләр. Шулай ук Наталья Иванова, Ирина Маркова, Ираида Антонова, Ольга Харитонова, Ирина Антонова, Анна Харитонова һәм Анна Маркова. Алтын куллары, кайгыртучанлыклары һәм битараф булмаулары өчен аларның һәркайсы алдында түбәнчелек белән баш иябез.
Шулай ук Урмандееводан Михаил Максимов бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәне өчен ихлас рәхмәт сүзләренә лаек! Ул яшеренү челтәрләрен үрү процессын җиңеләйтү һәм тизләтү өчен тасмаларны кисеп торды.
Төркемнең җитәкчесе – Иске Чуваш Адәмсуы авыл китапханәчесе Галина Харитонова».
Нет комментариев