Егетләргә, беркайчан да булмаганча, безнең ярдәм кирәк
Махсус хәрби операция уздыру зонасына район халкы оештырган 19 нчы гуманитар ярдәм кәрваны алып барып тапшырылды.
Бу юлы Флен Зәйнулин җитәкләгән төркем составында Иван Калугин, Илшат Минсафин, Роман Сулейманкин, Рәис Хөсәенов бар иде.
Егетләр район халкы һәм башка ярдәм кулы сузучы кешеләрдән җыелган акчага сатып алынган азык-төлекне һәм беренчел кирәк-яракларны гына түгел, шулай ук махсус чараларны да үз эченә алган ярдәм йөген илтеп тапшырдылар.
– Безнең җитәкчебез Рифнур Хәйдәр улы Сөләйманов йөзендә “Татэнергосбыт” җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур хөрмәт белән карый һәм Аксубай волонтерлары турында яхшы белә. Шуңа күрә ул гуманитар ярдәм өчен 200 мең сум акча бүлеп бирде. Бу акчага 11 дизель миче һәм 15 рация сатып алдык. Без боларның барысын да, махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк нацистларга каршы көрәшкән, ике тапкыр Батырлык ордены кавалеры, Сириядә сугыш хәрәкәтләре катнашкан хәрби часть командирына тапшырдык. Һәм тагын егетләребезгә хатын-кыз волонтерлар тарафыннан үрелгән 25 яшеренү челтәре тапшырдык, – дип уртаклашты Флен Зәйнуллин.
Яклаучыларга ярдәм өчен акча җыюда актив катнашучы Иске Кыязлы авылы халкы зур ярдәм оештырдылар һәм “Хөсәен” позывнойлы якташыбыз өчен бишекле мотоцикл сатып алдылар. Мотоцикл белән бергә аның туганнарыннан, хезмәттәшләреннән һәм якташларыннан посылкалар алып бардылар.
Генераторны хәрби частька китергәннәр һәм «Кайман» позывнойлы якташка тапшырганнар. «Халка»га «Мавик» квадрокоптер тапшырганнар.
Караван Донецк, Херсон һәм Кырымдагы якташлар янында булган.
Без инде Аксубай волонтерлары турындагы данлыклы сүзләрнең тагын да еракларга таралуы турында язган идек. Алар башка шәһәрләрнең волонтерлары белән дус, тәҗрибәләре, киңәшләре белән уртаклашалар һәм мөмкин булганча бер-берсе аша посылкалар, кирәкле материаллар тапшыралар. Волонтерлар дуслыгына чикләр юк.
Бу юлы аксубайлылар белән параллель рәвештә Казаннан ТР Диңгезчеләр җыены вәкилләре – 67 яшьлек Гаптелхәмид Абдуллаҗанов һәм аның 72 яшьлек көрәштәше Рамил Вәлиуллин китте. Халыктан җыелган акчага 130 мең сумга ике дизель-генератор һәм 270 мең сумга тактик аптечкалар сатып алынган. Бу ярдәм Төньяк флотның диңгез пехотачыларына тапшырылган. Безнең кәрван алар белән элемтә тоткан һәм кирәкле маршрутлар белән җибәргән.
– Егетләр, анда ничек кенә авыр һәм кызу булмасын, дошманны ахырга кадәр җиңәргә ниятлиләр, – ди Флен Зәйнуллин, сугышчыларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклап. – Барысына да сәлам юллыйлар, район халкына, бигрәк тә волонтерларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәләр. Безнең ярдәм аларга бик кирәк һәм мөһим, алар аңа исәп тоталар. Кәрван йөртүчеләр командасына зур рәхмәт – егетләр, гуманитар ярдәмне адрес буенча китерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.
Җиңү бөртекләп җыела, акча җыю бер генә минутка да тукталмый. Сугышчыдан теләсә кайсы вакытта яңа заказ килергә мөмкин бит. Һәм аны оператив башкарырга кирәк, чөнки безнең яклаучыларның тормышы кыл өстендә.
Акча күчерү өчен реквизитлар: карта хуҗасы – Терентьева Любовь Григорьевна, карта номеры – 2202 2063 8284 3634, «Сбербанк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев