Чуаш Енорускиносы авылы халкы сугышчы якташларына җиңүне якынайтырга булыша
Махсус хәрби операциянең беренче атнасыннан Чуаш Енорускиносы авылы яшьләре мобилизацияләнгән авылдашларына ярдәм итүче волонтерлар төркемен булдырдылар.
Берничә көн эчендә алар алгы сызыкка мобилизацияләнгән якташларга кирәкле әйберләрне җыеп һәм аларны рюкзакларга төяп, беренче тапкыр баручы гуманитар ярдәм йөге белән озаттылар.
Ул чакта рюкзакларга сугышчылар өчен иң кирәкле дарулар, жгутлар, кайчылар, өлкән яшьтәге хатын-кызлар бәйләгән җылы оекбашлар һәм бияләйләр салынган иде. Һәм шул вакытта ук алар яшеренү челтәрләре үрү өчен төргәге белән тукыма сатып алдылар.
– Авыл клубында гуманитар ярдәм җыю пункты эшли, биредә һәркем үз өлешен кертә ала, – дип хәбәр ителде авыл мәдәният учагы контентында.
Ә кичә клуб контентында мондый эчтәлекле хәбәр пәйда булды:
– Мин авылдашларымның барысына да үз вакытында һәм бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Ярдәм итүегез, битараф булмавыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Сездән башка берни дә барып чыкмас иде. Без җиңүне бергә якынайтачакбыз! Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, бәхет телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев