Авыл мәктәбендә чираттагы акция үтте
Кәкре Күл мәктәбе укучылары «Солдатка хат» акциясенә кушылдылар.
Бу юлы әле күптән түгел генә Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашудан тәэсирләнгән балаларның хатлары тагын да җылы һәм эчкерсез булып чыкты. Барысы да акциягә гадәттәгедән күпкә җитдирәк карадылар. Бу беренче генә шундый чара түгел.
Махсус хәрби операция башлану белән Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемен йөртүче мәктәп укучылары волонтерлар белән алгы сызыкка күп тапкырлар хат җибәрделәр. Бу юлы да алар акциягә зур энтузиазм белән кушылдылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт һәм теләктәшлек сүзләре белән җылы хатлар яздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев