Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Андрей Прохоров истәлегенә багышланган чарага Иске Ильдеряк мәктәбенең бөтен коллективы җыелды

Бу гомуми белем бирү мәктәбендә ватанпәрвәрлек хисләрен батыр якташларының конкрет мисалларында тәрбиялиләр

Геройны искә алу дәресен оештыруда директор киңәшчесенә, һәрвакыттагыча, мәктәп ветераны Лидия Горбунова ярдәм итте. Махсус хәрби операция зонасында һәлак булучыны искә алуга багышланган батырлык дәресендә аның укытучылары, ветеран чик сакчылары, патриотик тәрбия буенча муниципаль куратор Наталья Хәйруллина катнашты.

Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады һәм алып баручылар чараны махсус хәрби операция тарихы, аның Луганск һәм Донецк өлкәләре җитәкчеләренең хәрби ярдәм турындагы үтенеченә җавап булуы турында сөйләүдән башладылар. Районда өлешчә мобилизация башлануы һәм Иске Ильдеряк авыл җирлеге махсус хәрби операция зонасына үзенең унике лачындай ир-егетен озатуын искә төшерделәр.

– Без якташ-сугышчыларыбызның махсус хәрби операция бурычларын тиңдәшсез батырлык һәм кыюлык белән үтәүләрен беләбез, – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга алып баручы. – Әлбәттә, без алар белән чиксез горурланабыз, шул ук вакытта барлык хәрби бәрелешләрнең дә югалтуларсыз уза алмавын аңлыйбыз.

Прохоров Андрей Петрович, ЭЭМ офицеры, подполковник, участок вәкилләре хезмәтенең элеккеге җитәкчесе, аның укытучысы Владимир Альметкин чыгышыннан аңлашылганча, мобилизациянең беренче көннәрендә үк Яр Чаллы шәһәренең хәрби комиссариатына килгән. Бу шәһәрдә ул институтны тәмамлаганнан соң гаиләсе белән яшәгән. Лаеклы ялда ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләгән.

Әмма ирекмәннең гаризасын хәрби комиссариат, офицер Ватанга үз бурычын намус белән бирде һәм хәзер тыныч кына гаиләсе һәм өч кызы турында кайгыртып яши ала, дип белдереп, кабул итмәгән.

–Ул чагында Андрей контракт төзи, – дип мөрәҗәгать итте залга Владимир Альметкин. – Минем белән соңгы очрашу вакытында ул, сугышның алгы сызыгына бөтенләй яшь егетләрнең ыргылуын күргәндә, битараф кала алмавы турында ачынып сөйләде. Аларны бит анда кемдер өйрәтергә, алар турында кайгыртырга, аларны сакларга тиеш диде.

Барлык чыгыш ясаучылар: мәктәп ветераннары Михаил Пикмуллин, Лидия Горбунова, Галина Блинова, ветеран чик сакчысы Алексей Бобов билгеләп үткәнчә, тәрбияләнүченең төп сыйфаты игелеклелек булган.

Ә Андрей Прохоровның беренче укытучысы Ольга Пайдаркина үз чыгышында аның әле башлангыч мәктәптә укыганда ук табигатьне күңеле белән тоюын, андагы үзгәрешләргә игътибарлы булуын билгеләп үтте. Аны шундый итеп әти-әнисе Петр Михайлович һәм Валентина Даниловна тәрбияләп үстергән.

–Андрей полициягә эшкә, физкультура институтын тәмамлаганнан соң, бары тик гаделлек хисе аркасында гына китте, – дип билгеләп үтте Владимир Альметкин. – Һәм аның элеккеге җитәкчесе Данил Астраханцев күптән түгел минем белән очрашу вакытында, Андрей Прохоровның фильмнар төшерә алырлык полиция хезмәткәре булуы турында сөйләде. Шул ук вакытта күпчелек җинаятьләрне Андрей Петровичның шәхсән акчуын, аның иртәнге биштә инде эштә булуын, ә сәгать 8.00 дә телефонында төнге хәвефле вакыйгалар турында мәгълүматлар табарга булуын билгеләп үтте.

Алып баручылар алгы сызыкта да Андрей Прохоровның һәрвакыт яшьләрне үз артына яшереп, һәрвакыт алда баруын ассызыкладылар. Разведчик һәм снайпер, ул яшьләрне хәрби осталыкка һәм сугышны куркынычсыз алып бару кайгыйдәләренә өйрәткән. Әмма ул үз-үзен саклый алмаган.

Сугышчы-разведчикның һәлак булуы турында фаразланган мәгълүмат беренче тапкыр узган елның декабрендә пәйда булды. Владимир Альметкин сүзләренә караганда, геройның гәүдәсен шул вакыттан алып эзләүдән туктамыйлар. Аның раславынча, эзләнү разведкасының 2023 елның декабрендә барган канлы сугышлар урынына барып җитү омтылышының ике дулкыны дроннарның өзлексез гөрелтесе астында узган, әмма нәтиҗәсез. Өченче тапкырында сугышчы-разведчиклар геройның гәүдәсен тапканнар.

Андрей Прохоров Яр Чаллыда Геройлар Аллеясында җирләнгән.

Чарада катнашучыларга махсус хәрби операция герое хөрмәтенә йөзләгән кеше катнашкан гражданнар панихидасыннан видеоязманы күрсәттеләр.

Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев