Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аларның куллары – арыганлык, ә йөрәкләре тынгы белми

Районда икенче ел волонтерлар махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче якташларына ярдәм итү өчен тырышалар.

Волонтерлар исәбендә гомуми мәйданы ун мең ярым квадрат метрдан артык булган 177 яшеренү челтәре, мең ярым окоп шәме, дистәләрчә маскхалат, флис кофталар, меңләгән посылка, йөзләрчә игелекле эш һәм ярдәм җыю.

Алар өчен, бүгенге көндә алгы сызыкта булган һәр Ватанны саклаучы кебек, Җиңүдән башка бүтән юл юк. Алар инде бер ел: «башта – солдат, аннары гына үзебез турында уйлыйбыз!», дигән принцип белән яшиләр. Волонтерлар эше Яшьләр үзәгендә һәм районның күп кенә торак пунктларында кайный. Яшьләр үзәгендә икенче ел инде челтәрләр генә үрмиләр!

Аксубай волонтерларының яшеренү челтәрләре үрүдә актив ярдәмчеләре арасында Такталы, Яңа Ибрай, Чуаш Адәмсуы, Васильевка авыллары кешеләре дә бар. Ярдәм районның барлык почмакларыннан килә. Аксубай волонтерлары Яңа Ибрай иреклеләренә һәм битараф булмаган, аларга һәрьяклап ярдәм иткән авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбировка аерым дулкынлану хисләре белән карыйлар. Шулай ук искекыязлыларга һәм авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшинга да рәхмәтләре чиксез аларның. Иске Мокшино волонтерлары һәм аларның лидерлары Вероника Вырдина, кәкрекүллеләр һәм аларның җитәкчеләре Галина Андреева да бик активлар.

Аксубай волонтерлары турында күпме тапкыр язарга теләсәм дә, аларны күндерүе авыр. Алар бит тылда җиңүне якынайту өчен тырышучы геройлар! Алар арасында яшьләр үзәгенә көн дә эшкә барган кебек йөрүчеләр арасында – Рәмзия Сөнгатуллина, Людмила Данилова, Валентина Маслакова, Любовь Терентьева, Гүзәл Аюпова, Маргарита Золина, Татьяна Пивоварова, Валентина Селезнева, Лидия Ерашова, Елена Мельникова, Галина Малькова, Раиса Мишанина, Татьяна Краснова, Гөлсинә Аккулова, Галина Киселева, Юлия Башкирова, Валентина Гурьянова, Александра Лаврентьева, Наталья Охотникова, Татьяна Титова бар. Волонтерлар солдатларга кәбестә тозлаучы Валентина Галкина, сугышчыларга җылы кофталар тегүче балалар сәнгать мәктәбе тегүчесе Галина Мясникова турында горурланып сөйлиләр. Күп эшләр балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова кебек җитәкчеләр ярдәме белән эшләнүен дә билгеләп үтәләр.

– Без геройлар түгел, безнең ир-егетләребез анда, алгы сызыкта, менә алар чын геройлар, – диләр бертавыштан волонтерлар. – Гәрчә безнең үз героебыз бар – ул гуманитар ярдәм кәрваны йөртүчесе Валерий Сидоркин. Аның куллары алтын, күптән түгел ул безгә челтәр үрү өчен тукыма кисә торган станок һәм яңа сүтеп-җыела торган каркас ясады. Әмма безнең барыбызга караганда да күбрәк яклаучларыбызның әниләре соклануга лаек – алар һәрвакыт безнең белән. Җәй буе Тимошкинодан юл уңаенда очраган машиналар белән Светлана Ксенофонтова безгә килеп йөрде, Галина Харитонова Чуаш Адәмсуында челтәрләр үрүне оештырды. Надежда Сулбаева һәрвакыт безгә ярдәм итә. Чынлыкта андый әниләр бик күп!

Аксубай районы кешеләренең гомуми көчләре белән махсус хәрби операция зонасына 30 миллион сумнан артыкка 12 гуманитар ярдәм кәрванын җыеп озатуларын күз алдына да китереп булмый! Һәм боларның барысы да җаннары тынгы белмәс волонтерлар тырышлыгы белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев