Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубайлылар патриотик марафонны хуплады

Бүген Аксубайның үзәк паркында контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен «ВСЕ СВОИ» акциясе узды.

Биредә оешмалар һәм ведомстволар, яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләре, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасы вәкилләре һәм битараф булмаган аксубайлылар җыелды.

Марафонда катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Барыбыз да үзебезнеке, үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Кичә районнан безнең егетләребез батырларча көрәшкән махсус операция зонасыннан гуманитар ярдәм конвое кайтты, – диде ул. – Без дүрт машинада гуманитар ярдәм алып бардык, җыелган бөтен нәрсәне урнаштырыр өчен машинада урын җитмәде. Безнең анда булуыбыз – егетләребезнең сугышчан рухын күтәрде. Без сугышчыларга кирәкле бөтен әйберне дә алып бардык, шуның белән бергә туган як исен дә. Мин егетләребез йөзендә шатлык күрдем. Улларын, ирләрен махсус хәрби операция зонасына җибәргән өчен әниләргә, хатыннарга рәхмәт. Алар Ватанны лаеклы яклыйлар, күпләр сугышчан бүләкләргә ия. Минем исемгә, республика Рәисе исеменә безнең сугышчыларның командованиеләреннән Рәхмәт хатлары килә.

Район җитәкчесе 30 дан артык кешенең безнең гражданнарның тынычлыгын саклау, без укый, эшли алсын өчен контракт буенча хезмәткә китүен билгеләп үтте. Районда контракт хезмәтенә рәсмиләштерү дәвам итә.

«Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Виталий Маркин, ветераннар оешмаларының киңәя баруын, җиденче (очучылар) берләшмәсе оешуын билгеләп үтте. Ул бердәм волонтерлар төркеменең эшләп килүен ассызыклады, сугышчыларга ярдәм иткән өчен барысына да зур рәхмәт белдерде.

Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларның батырлыгының һәм ныклыгының яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә үрнәк булып торуы турында стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасы вәкиле Павел Крюков, районның яшь армиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Никитин сөйләделәр.

Марафонда катнашучылар, фронтка һәм махсус хәрби операция зонасында катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү өчен тагын да ныграк берләшергә кирәклеген билгеләп үттеләр. «ВСЕ СВОИ» марафоны кысаларында концерт программасы узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев