Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубайлылар Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен кертәләр

Чуаш Енорускиносы яшьләре беренче көннәрдән үк мобилизацияләнгән якташларына ярдәм итә башладылар.

Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң икенче көнне үк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чакыруында волонтерлар төркеме оешты.

– Кадерле авылдашлар, авылыбызның мобилизацияләнгән егетләре өчен гуманитар ярдәм җыюга битараф калмаганнарга рәхмәт белдерәбез, сезнең ярдәмегез бик мөһим! – дип мөрәҗәгать иттеләр волонтерлар ул вакытта үз төркемнәрендәге авылдашларына.

Кыска вакыт эчендә алар акча җыеп, хәрби операция зонасына җибәрү өчен иң кирәкле әйберләр белән посылкалар әзерләделәр. Волонтерларның әбиләре дә читтә калмады. Алар махсус хәрби операция занасында бурычларын үтәүчеләр өчен җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйләделәр һәм аларны клубка гуманитар ярдәм җыю пунктына алып килделәр.

Бу эш бүген дә тукталмый. Илдә булган хәлләргә битараф булмаган һәркем Җиңүнең якынлашуына үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев