Аксубайлылар, яшеренү челтәрләре үреп, Җиңүне якынайталар
Махсус хәрби операция зонасындагы вәзгыятьнең бөтен үткенлеген тояр өчен, бер төенчек бәйләү җитә.
Балык тоту челтәренә бәйләнгән бер төенчек, Аксубайның волонтер хатын-кызлары кулында яшеренү челтәренә әверелә. Безнең йөзләгән Ватанны яклаучы ир-егетләребез, якташ-аксубайлыларның гомерләрен саклап калырга чакырылган саклагыч корал ул.
Яшеренү челтәрләре көн саен иртәнге 9дан 16.00 сәгатькә кадәр Аксубай спорт мәктәбе бинасында, район мәдәният учакларында үрелә. Соңгы өч көндә безнең волонтер хатын-кызларыбыз 8 х10 кв.метр үлчәмле яшеренү челтәре үрделәр! Ә махсус хәрби операция башлану белән аны дистәләгән чакрымнар бәйли!
Бер сәгатькә генә булса да килгән һәркем, кулына маскировка тукымасы тасмасын ала һәм аны тарттырылган челтәр шакмагына бәйли һәм үзенең бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында барган әлеге бөек эшләргә катнашы барлыгын тоя. Маскировка челтәре сугышчыларга хезмәтләрен алып барырга, куелган хәрби бурычларны үтәргә ярдәм итә, ә иң мөһиме, якташларның күңел җылысын, игътибарын, кайгыртуын һәм өйдәгеләрнең һәрвакыт аларга ярдәмгә килергә әзер булуларын тою мөмкинлеге бирә.
Бөек Җиңүгә үз өлешегезне кертергә телисезме – яшеренү челтәренә төенчек бәйләгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев