Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубайлылар якташларына мич һәм җылыткыч белән ярдәм итсәләр, СВОда кыш җылы булачак

Аксубайлылар кайгыртуы белән тупланган егерменче ярдәм йөге район кешеләре тарафыннан махсус хәрби операция зонасына алып барып тапшырылды.

Аны Анатолий Скворцов җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме – Флен Зәйнуллин, Роман Сулейманкин һәм Рәис Хөсәенов алып барды.

Анатолий Николаевич гуманитар ярдәм белән СВО зонасында уналтынчы тапкыр булды. Ул алда нәрсә көткәнен белә, ләкин читтә кала алмый. Аның җаны безнең тынычлык сагында торган яклаучыларыбыз өчен борчыла. Шулай ук, бергәләп ярдәм юлын салучы фикердәшләренеке дә.

Волонтерлар Донецк өлкәсендә, Волновахада һәм аңа якын авылларда, Мариупольдә булганнар, ә аннары Кырым күпере аша Джанкояга барып җиткәннәр. Аларның автомобильләре генераторлар, җылыту фольгасы, су мичкәләре, медикаментлар, мичләр, азык-төлек, яшелчәләр белән тулган иде. Волонтер-тегүчеләр яклаучылар өчен флис материалдан җылы формалар тектеләр һәм җибәрделәр, район хатын-кызлары егетләргә үзләре әзерләгән салатлар, банкаларда борщлар тапшырдылар. Һәрбер әйбер, һәр банка – туган җирдән җибәрелгән җылылык һәм кайгырту тамчысы ул.

Районда яшәүчеләрнең һәрбер ярдәме, һәрбер гамәле, акча күчерү яки яшелчә җыю – ул патриотлык кына түгел, ә Ватанны ярату һәм аны яклаучылар турында кайгырту чагылышы.

Бу хисләр инде башкача яши алмаган волонтерлар белән дә идарә итә, чөнки изге миссия белән чыкканда алар юлда төрле кыенлыклар белән очрашалар.

– Анда һава торышы бездәгегә караганда җылырак, әмма көздән соң кыш килә. Җылыту өчен тагын 65 мич кирәк. Әлегә 95 блиндаж мичсез кала һәм безгә аларны якын арада тәэмин итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте Анатолий Скворцов. – Яклаучылар һәркемгә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт әйтәләр. Һәм аннан башка булдыра алмас идек, дип билгеләп үтәләр.

Анатолий Николаевич әйтүенчә, сәфәрләр һәм гуманитар йөк формалаштыру вакытында аксубайлыларга республиканың башка шәһәр һәм районнары волонтерлары да ярдәм итә, кемдер бартер принцибы буенча, мамадышлылар кебек: аларга яшелчәләрне эшкәртүгә алып барганнар, ә аннан сугышчылар өчен коры ашлар алып кайтканнар. Мичләр белән ярдәм итәргә вәгъдә иткән чаллылылар белән дә элемтәләр җайга салынган. Шулай да төп ярдәмчеләр булып район халкы кала, барлык 20 ярдәм йөге дә алар ярдәмендә гамәлгә ашырылган.

Волонтерлар барлык битараф булмаган кешеләрне сугышчыларның үтенечләреннән читтә калмаска, хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтергә чакыра. Якташларыбызга без ярдәм итмәсәк, кем булышыр?

Ярдәм җыю бер генә көнгә дә тукталмый, һәр сум мөһим.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

Получатель: МОО Ветеранов войны и труда Аксубаевского муниципального района р/с 40703810162340100038

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" №8610 ПАО

СБЕРБАНК, ИНН 1603001768, КПП 160301001,

к/с 30101810600000000603, БИК 049205603.

Финансовые средства можно перечислять на карту Сбербанка по номерам телефона:

89196273573 Анатолий Николаевич Скворцов,

89173928891 Флен Замильевич Зайнуллин,

89274462296 Любовь Григорьевна Терентьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев