Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубайлы махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән энесе артыннан ирекле рәвештә китә

Якташыбыз ирекле Николай Водышев махсус хәрби операция зонасыннан исән-имин кайтты.

Безнең үтенечебез буенча, ул вакытта яраланган һәм Донбасста госпитальдә яткан энесе Сергей турында сөйләр өчен редакциягә килде.

– Энем – чын герой, алар турында язарга кирәк, – диде ул.

Сергей белән очрашу киләчәктә планлаштырыла, без Николайдан үзе турында сөйләвен, хәзерге заман нацистлары белән көрәш турындагы фикерләре белән уртаклашуын сорадык.

– Минемчә, әгәр махсус хәрби операция зонасында катнашу өчен иреклеләр, мобилизацияләнгәннәр күбрәк булса, азрак вакыт кирәк булыр иде, – дигән фикерен белдерде редакция кунагы. – Вакытлы хезмәтне мин Чечняда үттем, хәрби тәҗрибәм бар. Мобилизация башлангач, миңа да чакыру кәгазе бирерләр дип көттем. Энем Сергей повестка алды. Мине хәрби комиссариатка чакырмадылар, әмма башымда, читтә кала алмавым турында уй бөтерелде.

Николай – күп балалы әти, аның гаиләсендә – дүрт бала. Үл үзе дә күп балалы гаиләдә туып-үскән. Әмма гаиләгә зур кайгы килә – 2000 елда әниләре вафат була. Өлкәнрәкләре аякка баскан булалар, энесе исә апасы тәрбиясендә кала. Ул аңа әнисен алмаштыра, тәрбияләп үстерә. Николай яшь чагында механизатор булып эшли, иген чәчә, урып-җыя, аннары төзүче булып эшли. Башка районнарга, чит төбәкләргә чыгып яхшы акча эшли. Гаилә өчен эшләргә, берни турында да борчылмаска кебек тоела. Әмма Ватанга куркыныч янаганда, кешеләр һәлак булганда, чын ир-ат өйдә кала алмый.

– Узган елның октябрендә, дистәләгән ир-егет белән бергә без энемне махсус хәрби операция зонасына озатканда мин егетләрне кызгандым. Япь-яшьләр, тәҗрибәсез, мин алар өчен бик борчылдым. Мин бит Чечняны үткән кеше, хәрби фәнне беләм, сынаулар аша уздым, үземә ышанам. Ә алар – малайлар гына бит. Менә шуннан соң инде мин сугышка ирекле рәвештә китәргә карар кылдым.

Тормыш иптәшем дә аңлады һәм карарымны кабул итте.

– Мин синең башкача булдыра алмавыңны белә идем инде, – диде ул.

Николай тиешле оешмага мөрәҗәгать итә, аңа ярдәм итәләр.

Гыйнвар аенда якташыбыз ике туган энесе белән махсус хәрби операция зонасына үзенең УАЗ автомобилендә китә, ул әле махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Түбән Камада җыелган гуманитар йөк тә алып бара. Моңа кадәр бер атна алдан ул православие чиркәвендә чукындыру йоласын башкара.
Булачак сугышчыга хәрби күнекмәләрне искә төшерү өчен күп вакыт кирәкми. Һәм менә ул алгы сызыкта. Аның сөйләгәннәре сугыш чоры фильмын хәтерләтә: атыш, блиндажлар, снарядлар. Әмма бу – хәзерге вакыт һәм безнең егетләребез нацистлар белән көрәшәләр. Әңгәмәдәш аз сүзле булса да, сорауларга гына җавап бирсә дә, куркыныч булып китте. Тормыш өчен куркыныч булган мохиттә югалып калмас һәм барган вакыйгалардан акылны җуймас өчен кешенең нинди батыр йөрәкле, курку белмәс булырга тиешлеген аңлыйсың. Безнең солдатлар чын каһарманнар. Аның практикасында куркыныч хәлләр бик күп булган, гомере кыл өстендә була, әмма нәтиҗәсе уңышлы була. Аңа киев режимы кулларына корал алырга мәҗбүр иткән әсирләр, теге яктагы авыл кешеләре белән аралашырга туры килә. Аның фикеренчә, алар шундый ук гади кешеләр, сугышырга теләмиләр, әсирлеккә төшеп, үзләренең гомерләрен саклап калганнар. Шулай ук алгы сызыктагы җирле кешеләр турында да сөйләде. Даими янаулар, җәзалаулар аша узган кешеләр туган җирләрен ташлап китәргә теләмиләр. Безнең сугышчылар аларга ярдәм итәләр, азык-төлек белән бүлешәләр. Әңгәмәдәш, волонтерлар җылы хисләр белән әзерләгән яшеренү челтәрләренең сугышчыларны бик күп ситуацияләрдә саклап калуын таныды. Үзенең УАЗ машинасы турында да сөйләде: һөҗүмгә дучар булган, машинаны ремонтлаганнар һәм ул әле дә сугышчыларга хезмәт итә.

– Анда, алгы сызыкта, күп нәрсә кешенең үзеннән тора, – дип белдерде махсус хәрби операция зонасында катнашучы. – Анда йөрәк кушуы буенча, үзенең кирәклеген аңлап барган кеше – җиңәчәк.

Үзенең энесен ул очратмаган, әмма элемтәдә торган. Ул махсус хәрби операция зонасында булган, госпитальләрдә дәваланучы иптәшләре белән языша. Ирекле үз бурычын үтәп, өенә әйләнеп кайтканда, үзе өчен сугыш тәмамланган, дип уйлый. Ләкин уйлары аны кире кайтара. Бу көннәрдә Николай гуманитар йөк белән Донбасска барырга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев