Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубайдан мобилизацияләнгән якташларны волонтерлар теккән киемнәр җылытачак

Кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар волонтерлар белән очрашты.

Волонтерлар эшли торган Яшьләр үзәгенә район башлыгы Камил Гилманов озатуында ялда булган хәрби хезмәткәрләр килде. Аларны хатын-кызлар җылы каршы алдылар, уллары кебек кочаклашып аралаштылар, хезмәттәшләре, якташлары, кемнәр белән бергә хезмәт итүләре, нәрсәгә мохтаҗ булулары, гуманитар ярдәмнең барысыда барып җитүе турында сораштылар. Залда җанлылык хөкем сөрде. Алар һәркайсына бүләкләр – флис материалыннан тегелгән җылы киемнәр һәм балаклавлар тапшырдылар. Волонтерлар аларны һәркайсының үлчәме буенча бик тырышып сайлап кигезеп карадылар, толстовкаларның үлчәм буенча туры килүенә шатландылар.

– Сәламәтлек белән киеп йөрегез, алар сезнең өчен күңел җылысын салып тегелгән, – диделәр хатын-кызлар. – Салкын көннәрдә сезне җылытсыннар, сакласыннар.

Волонтерлар шулай ук кунакларга блиндажда файдалану өчен универсаль мич бүләк иттеләр. Бергә фотога төштеләр. Сугышчылар волонтерларга игелекләре, кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев