Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубайдан Донбасска 51нче гуманитар йөк китерелде

Район волонтерлары чираттагы җаваплы миссияне үтәп кайталар.

51 нче гуманитар кәрванны район башлыгы Алмаз Мингулов җитәкли. Сәфәрдә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, волонтерлар Анатолий Скворцов, Флен Зәйнуллин, Нияз Җиһангиров, Марат Гатин, Сергей Ипеев, Радик Хәмитов һәм Елена Зарубина катнашты.

Волонтерлар якташ-сугышчылар белән очрашканнар – очрашулар бик күңелле булган, яклаучыларга күп шатлыклар китергән. Гуманитар ярдәм кәрваны алар өчен бик мөһим йөк алып киткән – аның составында дүрт автомобиль бар: ике «Нива» машинасын – «Захар» һәм «Воробей» позывнойлы сугышчыларга, хәрби бурычларны үтәү өчен «буханка» машинасын – «Искра» позывнойлы яклаучыга һәм «җиделе» автомобилен – «Фосфор» позывнойлы сугышчыга тапшырганнар.

Шуның белән бергә якташларга 9 мең квадрат метр мәйданлы 93 яшеренү челтәре, 37 исемле посылка, 50 «Бәхетле солдат»ка посылкасы, сугышчыларның әти-әниләреннән 22 посылка, шулай ук велосипедлар, запас частьләр тапшырганнар. Алар барысы да сугышчыларга көнкүрешне җиңеләйтү, гомерне һәм сәламәтлекне саклау өчен кирәк. Туган нигезләреннән меңләгән чакрым ераклыкта, көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куярга туры килгәндә, волонтерлар белән очрашулар, посылкалар, туган йорттан хәбәрләр алу сугышчылар өчен бик кирәк һәм мөһим. Ватан белән элемтәне бәйләүче бу күренмәс җеп аларга өмет бирә, көч өсти.

Фото район Советы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев