Аксубайдан Донбасска 47 нче гуманитар кәрван китте
Аксубай районында яшәүчеләр СВО зонасындагы сугышчы-якташлар өчен чираттагы гуманитар йөк җыйды.
Анда техник чаралар, шул исәптән «Нива», «УАЗ» автомобильләре «Урал» мотоциклы һәм мотороллерлар, гомуми мәйданы 14 мең квадрат метр булган 183 яшеренү челтәре, күп санлы посылкалар, азык-төлек, медикаментлар, кием-салым һәм йоклау капчыклары бар.



Йөк волонтерлар, район оешмалары һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә формалашты. Сәфәрдә катнашучылар Урмандееводан фермер Алексей Кондратьевка матди өлеш керткәне өчен аерым рәхмәт белдерделәр.
Төягәндә Руслан Ибляминов җитәкчелегендәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте.
Йөкне әзерләүдә һәм озатуда район башлыгы Алмаз Мингулов үзе катнашты.
– 47 нче гуманитар кәрван безнең сугышчыларны бу чор өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итәчәк, – дип билгеләп үтте ул. – Бу техника һәм чаралар, алар егетләрнең көнкүрешен җиңеләйтәчәк һәм Ватанны сакларга ярдәм итәчәк. Йөк җыюда катнашкан һәркемгә һәм яшеренү челтәрләре бәйләгән волонтерлык төркемнәренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Көн саен килеп, сугышчыларны коткаручы челтәрләр бәйләү – хатын-кызлар өчен чын батырлык. Сез – безнең зур горурлыгыбыз.

Аксубай гуманитар ярдәм кәрваны безнең якташларыбыз хезмәт итә торган барлык төбәкләргә дә барачак. Волонтерлар алар белән очрашачак, туган йорттан җылы сәламнәрен җиткерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев