Аксубайда «ВСЕ СВОИ» патриотик марафоны старт алды
Бүген Аксубайда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен «ВСЕ СВОИ» чарасы оештырыла.
Иртәнге сәгать уннан үзәк паркта патриотик җырлар яңгырый башлады. Биредә яшьләр хәрәкәте, иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды. Бу көнне алар волонтерлар булып эшләделәр – контракт хезмәте турында мәгълүмати материаллар тараттылар. Аксубай халкы һәм кунаклар өчен тәфсилле аңлатмалар белән буклетлар, листовкалар һәм газеталар бик тиз өләшенеп бетте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев