Аксубайда абсолют Сабан туе батырының парадта катнашкан мотоциклы МХОга китәчәк
Сабан туе батыры Айдар Гайнуллин Аксубай районы волонтерларына «Урал» мотоциклын тапшырды.
– Айдар Гайнуллин – Аксубай Сабан туеның сигез тапкыр җиңелмәс батыры. Бу мотоцикл аңа приз буларак тапшырылган булган, ул аны 90 нчы елларда батыр буларак алган. Күптән түгел ул миңа шалтыратты һәм аны МХОга сугышчылар өчен алып китәргә тәкъдим итте, ул әле сугышчыларга хезмәт итәчәк, дип билгеләп үтте, – дип сөйләде волонтер Флен Зәйнуллин.
Айдар Гайнуллин хәзерге вакытта Казанда яши, ә менә тимер аты озак еллар Шәрбәндә әти-әнисе йорты гаражында торган.
Мотоцикл ремонт таләп иткән. Запас частьләр белән ярдәм итү үтенеченә Иске Тимошкино авылыннан Александр Шуркин, Иске Ибрай авылыннан әтиле-уллы Альберт һәм Айрат Сафиуллиннар уңай җавап биргәннәр.
Ремонт эшенә Алексей Дмитриев һәм Виталий Низамаев алынган, яшьләр Самат Сруртдинов һәм Зөлфәт Мәхмүтов та булышканнар.

Ә 9 майда яңартылган «Урал» Җиңү байрагы астында раритет техника парадын җитәкләп, район үзәгенең төп мәйданы, аннары Аксубай урамнары буйлап узды.
Якын арада Сабан туе абсолют батырыннан мотоцикл безнең сугышчыларга, Җиңүне якынайту өчен, Курск юнәлешенә тапшырылачак. Кайчандыр бит инде ул спортта җиңү өчен тапшырылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев