«Бергәләп ярдәм итәбез. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабының волонтер-активистларын тантаналы бүләкләү чарасы узды.
Район башлыгы Алмаз Мингулов волонтерларга 72162 нче гаскәр часте командованиесеннән һәм шәхси составтан Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Илебез мәнфәгатьләрен саклау бурычын үтәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәмегез һәм актив тормыш позициягез өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Җиңүебез хакына башкарган изге һәм фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт», — диелә хатта.
Бүләкләнүчеләр арасында Аксубайдан Донбасстагы сугышчыларга гуманитар йөкләр илтүчеләр дә бар. Алар бу изге эшне еш кына авырлыкларны җиңеп һәм үз гомерләрен куркыныч астына куеп, башкаралар. Болар – Сергей Ипеев, Нияз Җиһангиров, Линар Мингалиев, Алмаз Бәкиров, Рәис Хөсәенов, Анатолий Скворцов, Флен Зәйнуллин. Шулай ук көндәлек хезмәтләре белән якташларына ярдәм итүче волонтерлар да бүләкләнде: алар кием тегәләр, яшеренү челтәрләре үрәләр һәм геройларыбызны яклаучы башка эшләрне башкаралар. Болар – Рәмзия Паймулкина, Людмила Данилова, Любовь Терентьева, Валентина Маклакова, Елена Еграшкина, Гөлсинә Аккулова, Валентина Гурьянова, Татьяна Лодоркина, Надежда Сулбаева, Гүзәл Аюпова, Маргарита Золина, Валентина Селезнева, Татьяна Пивоварова, Рәмзия Сөнгатуллина, Галина Никитина, Рабига Хәлилова, Раиса Мишанина, Валентина Евграфова, Валентина Давыдова, Татьяна Титова, Әминә Вәлиуллина, Татьяна Краснова, Нина Пескарева, Людмила Нестеркина, Наталья Голубева, Валентина Яругина, Лидия Ерашова, Игорь Низамов, Александр Евграфов.
Рәхмәт хатлары тапшыру – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә аксубайлыларның өлешен тану билгесе.
Нет комментариев