Аксубай волонтерлары пилотсыз очкычларга каршы көрәш өчен махсус патроннарга эшләнмәләр ясыйлар
Аксубайлылар яңа сугыш кирәк-яракларының зур булмаган БПЛА белән көрәшергә ярдәм итүен беләләр.

Ишетеп кенә белмиләр – бу эшләнмә инде эштә сынап каралган. Соңгы баруларында волонтерлар яклаучы якташларга эшләнмәләрнең беренче партиясен алып бардылар. Һәм шуның аркасында, хәрби заданиедә булган һәм пилотсыз очкыч һөҗүменә дучар булган алты кеше исән калган.
Район автосервисларының берсендә һәр көнне кич белән ир-атлар җыелыша һәм өч-дүрт сәгать буена биредә эш кайный.
– Бу технология турында безгә әйттеләр, әмма без аны камилләштердек. Башта дроннарны бәреп төшерү өчен эшләнмәләр ясарга теләгән идек, – дип сөйләде волонтер Александр Убейкин, патроннар куелырга тиешле күзгә бәрелеп тормаган көпшәне күрсәтеп. – Иганәчеләр эзләдек һәм, башта Алабуга, аннары Екатеринбург, Мәскәү волонтерларына чыктык. Алар безгә идея бирделәр һәм МХО зонасына эшләнмәләр җибәрүләре белән уртаклаштылар. Без аларны урында ясарга һәм әзер килеш җибәрергә булдык.

Волонтерлар эшләнмәләр әзерләүнең бөтен процессын күрсәттеләр. Алар шарчыклар, җилемсез термокуышлы көпшә, минималь диаметрлы электродлар сатып алалар, алар белән шарчыкларны этеп кертәләр, аннары көпшә очларын эретеп ябыштыралар. Шарчыклардан ясалган «елан»ны зурлыгына карап, термокөпшәгә куялар һәм эш өстәлендә үк аны термопистолет белән бик нык итеп төпләп куялар. Егетләр хәтта билгеле бер күләмдә шарчыклар әзерләү өчен кискеч тә әзерләгәннәр.
– Безнең эшләнмәләр дроннар һөҗүме вакытында егетләргә ярдәм иткән прецедентлар бар. Якташларыбызның машинасы ватыла, патроннар белән коралланган Аксубай егете өч дронны бәреп төшерә, шулай итеп алты сугышчыны коткарып кала, – дип дәвам итте Александр Убейкин. – Без бер генә кешенең гомерен саклап кала алсак та, бу зур плюс булачак.
Тәҗрибә өчен Аксубай волонтерларына Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән мөрәҗәгать итәләр. Әлмәт чик сакчылары Аксубайга махсус патрон әзерләү технологиясен өйрәнергә килделәр. Волонтерлык эшендә серләр дә, көндәшлек тә юк. Монда барысы да принцип буенча эшли: яклаучыларыбызга ярдәм итү, аларның гомерен коткару һәм җиңүне якынайту өчен ниндидер яңалык уйлап таптың икән, аны башкаларга да сөйлә.

Кичләрен эш кайнап торган зур булмаган бинада алма төшәрлек тә урын юк. Бүгенге көндә волонтерлар 25 мең данә эшләнмә әзерләгәннәр һәм аларны 50 рожокка төргәннәр. Аксубай волонтерлары меңнәрчә эшләнмәне Столбище волонтерларына илткәннәр.
– Кичләрен җыелабыз, махсус хәрби операциядә булган егетләр, аларга тагын ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләшеп, кайвакыт төн уртасы җиткәне дә сизелми, эшләгән арада патриотик җырлар да җырлыйбыз, – ди волонтер Илшат Минсафин.
Һәм кинәт «Катюша»ны җырлап җибәрде, ир-атлар бердәм күтәреп алды. Һәрвакыт шулай булган: җиңүне якынайту фронтта да, тылда да бара! Волонтерлар җиңүгә ирешкәнчегә кадәр яклаучылар белән бергә булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев