Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай волонтерлары Луганск казак батальоны бүләкләренә лаек булдылар

Яшьләр үзәгендә мобилизацияләнгәннәр өчен кул җылыларын салып әйберләр тегүчеләрне, бәйләүчеләрне, челтәрләр үрүчеләрне һәм посылкалар җыючыларны хөрмәтләделәр.

Волонтерларның күбесе хәтта моңа кадәр таныш та булмаган. Алар мобилизация башлану белән, шәхси эшләрен икенче планга калдырып, берләштеләр, Яшьләр үзәгенә эшкә килгән кебек йөри башладылар. Ә аларның шигаре Бөек Ватан сугышы чорындагы кебек: «Барысы да – фронт, барысы да Җиңү өчен!».

Хатын-кыз-волонтерлар очрашуы Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде, тик алар аны үзләре кичектерделәр. Моның өчен сәбәп тә бар иде – районнан махсус операция зонасына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен алып киткән ир-егетләрне көттеләр. Бер гаилә булып уртак табын артына утыру һәм алардан мобилизацияләнгән якташлар турындагы яңалыкларны белү өчен. Күпме җылы кочаклар, күңелләргә үтеп керерлек сүзләр һәм шатлыклы күз яшьләре булды.

– Безнең егетләр өчен сезнең ярдәмегез бәяләп бетергесез. Кадерле хатын-кызлар, сезгә бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләребезгә ярдәм күрсәткәнегез өчен гади рәхмәт сүзләре җиткерергә рөхсәт итегез, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев.

– Без сезнең гозерне үтәдек һәм посылкаларны һәр солдатка тапшырдык, – дип билгеләп үтте «Диңгезчеләр кардәшлеге» берләшмәсе рәисе полиция подполковнигы Анатолий Скворцов. – Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар, бергә булыйк!

Ир-егетләр иң төп котлауларны Донецк өлкәсеннән мобилизацияләнгән якташлардан алып кайтканнар – егетләр: «Безнең Аксубай хатын-кызлары язгы гөлләр кебек чәчәк атсыннар», дип видео яздырганнар.

Алгы сызыкта, яшьләренә карамастан, барлык волонтер хатын-кызларны да “безнең кызлар” дип йөртәләр. Ә алар җавап итеп шаярталар, көләләр, мобилизацияләнгәннәр кебек үк, аларның да һәрберсенең үз “атамасы” бар, чөнки ул эш процессында җайлашу өчен кирәк. «Красный крест», «Москва- сортировочная», «главная медсестра», «Альпен-гольд» – дигән атамалардан, барысы да сүзнең кем турында барганын аңлый.

Анатолий Скворцов билгеләп үткәнчә, волонтерлар алар белән тәүлек әйләнәсе элемтәдә. Хәтта юлда барганда да элемтәгә чыгалар дип сөйләде.

– Гуманитар ярдәмнең сигезенче караваны белән барабыз һәм иртәнге сәгать өчтә безгә Лена Кузьмина шалтырата: Донецкта госпитальдә дәваланучы якташка ярдәм кирәк, ди. Без аны таптык, киендердек һәм күчтәнәчләр тапшырдык, – дип хисап тотты ул хатын-кыз волонтерлар каршында.

Аксубай районы волонтерлары турында махсус хәрби операция зонасында да сүз йөри. Алар мобилизацияләнгәннәр, аларның гаиләләре белән элемтәдә торалар, яңалыкларны да, солдатларның ихтыяҗларын да беренчеләрдән булып беләләр һәм оператив рәвештә ярдәм җыю турында игълан куеп, кирәк әйберләрне җыеп, посылкаларга төрәләр. Новороссия блок-постларында да Аксубай волонтерларын көтәләр. Безнең кызлар, барлык Ватан сакчылары да алар өчен туганнар, дип билгеләп үтеп, алар өчен аерым посылкалар әзерлиләр!

Хатын-кыз волонтерларга рәхмәт йөзеннән хәтта Луганск халык милициясеннән Рәхмәт хатлары җибәрүләре очраклы түгел. Казак батальоныннан бүләкләргә Елена Кузьмина, Гөлшат Гыйльметдинова һәм Гөлсинә Аккулова лаек булды. Алар районда беренчеләрдән булып волонтерлык эшенә алындылар һәм бүген дә алар активлар арасында.

Волонтерларның берсе дә диярлек бүләксез һәм чәчәксез калмады.

«ТРның Диңгезчеләр кардәшлеге» иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатына шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең барлык өч мәктәбе коллективы, эшмәкәрләр Мәдинә Зәйдуллина, Динә Шакирова, Елена Кузьмина, «Росгосстрах», «Казан даруханәләре» коллективдлары, мәгариф ветераны Алисә Хамәтгалиева, район советының мобилизация эше буенча белгече Вера Саттарова һәм район газетасы баш мөхәррире Людмила Жаренова лаек булдылар. Рәмзия Сөнгатуллинага, Елена Кузьминага, Мәдинә Зәйдуллинага «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр волонтер актив рәвештә мобилизацияләнгәннәргә акчалата һәм кирәк-яраклар белән ярдәм күрсәтә.

Сәхнәгә Алисә Алис кызы күтәрелгәч, зал көчле алкышларга күмелде. Ул – Татар Сөнчәлесе авылыннан волонтер. Гуманитар ярдәм җыю башлангач – ул авыл буйлап йөреп чыга, чөнки пенсионерларның барысында да элемтә өчен Ватсап һәм акчалата ярдәм күчерү өчен онлайн- мөмкинлеге юк, өстәвенә өйдән бөтенләй чыга алмаучылар да бар.

– Беләсезме, бик күп пенсионерлар ярдәм итәргә телиләр, әмма, ярдәм егетләргә барып җитсен өчен, посылкаларны һәм акчаны кемгә бирергә икәнлеген белмиләр. Сугыш чорын кичергән әби-бабайлар бу ярдәмнең бәясен беләләр, – дип билгеләп үтте Алисә Алисә кызы.

Олыраклар күптән инде үз уллары дип санаган, кемнәрдер туганнары кебек күргән волонтер Флен Зәйнуллин, беренче ярдәмне, Укытучылар көнен бәйрәм итүдән баш тарткан һәм мобилизацияләнгәннәр өчен өстәмә акча җыеп тапшырган 2нче мәктәп коллективының җиңел кулы белән ничек оештырганнарын искә төшерде.

– Без хәзерге вакытта Ватан сагында торучыларны ярдәмсез калдыра алмыйбыз. Алар арасында безнең укучыларның әтиләре дә, чыгарылыш укучыларыбыз да бар. Посылкалар җыючылар, гомерләрен куркыныч астына куеп, аларны махсус хәрби операция зонасына алып баручылар алдында баш иябез. Алга таба да ярдәм итәчәкбез, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Энҗе Туктарова.

Мобилизацияләнгән якташлардан котлаулар һәм ир-егетләрдән Рәхмәт хатлары алган волонтер хатын-кызларның күзләрендә күпме бәхет очкыннары иде. Һәрберсе Рәхмәт хатларын һәм чәчәкләрне сак кына күкрәгенә кысты.

Ә уртак корылган табын артында волонтерларның исемнәре яңгыраудан туктамады.

Һәр ярдәм караванын җыюда һәм озатуда даими катнашучылар арасында волонтерлар «Ак Барс» - медстрахование» һәм Емелькино мәктәбе коллективларын, «Гарант» предприятиесе һәм икмәк пешерү заводы җитәкчеләрен, Аксубай чиркәвенә йөрүчеләрне рәхмәт сүзләре белән билгеләп үттеләр.

– Безгә Динар Раузетдинов һәм Ришат Сруртдинов алып килгән кипкән ипиләр сугышчылар өчен бик кадерле ризык, алар чиркәү каршындагы якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр әзерләнгән камыр ризыкларын да аеруча көтәләр, – дип билгеләп үтте волонтер Рәмзия Паймулкина. – Җиңүне бер табын артында бергәләшеп бәйрәм итү өчен, без сезне көтәбез, егетләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев