Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай волонтерлары янына республика вәкилләре килде

Яшьләр үзәгендә махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүче волонтерлар республика ведомстволарыннан килгән кунаклар белән очраштылар.

Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә алар янына алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, РОО «Татарстан – Яңа гасыр» РОО югары советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, республика яшүсмерләр китапханәсе директоры ТР Мәдәният министрлыгының проект бүлеге җитәкчесе Наилә Вәлиуллина килде.

Волонтерлар кунакларны җылы каршы алдылар, мобилизацияләнгәннәргә ничек ярдәм итүләре, солдат көнкүреше өчен нинди әйберләр кирәклеге, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне ничек җыюлары, әзерләүләре һәм озатулары турында сөйләделәр. Хатын-кызлар яшеренү челтәрләрен ничек үрүләрен күрсәттеләр, республика вәкилләре үзләре дә моны эшләп карадылар. Алар волонтерлар хәрәкәтенең актив эшчәнлегенә, мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм күләме турындагы мәгълүматка сокландылар.

– Игелекле йөрәгегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, – диде Алсу Тарханова. – Сезнең куллар, солдатлар өчен яшеренү челтәрләре үреп, бер генә гомерне коткарып калмады. Алар якташларга авыр шартларда исән калырга ярдәм итә. Чын күңелдән якташларның тизрәк Жиңү белән кайтуларын, сезгә сәламәтлек, бәхет телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев