Аксубай волонтерлары якташларга гуманитар йөк илттеләр һәм Луганск өлкәсендә «Закат» каберендә булдылар
Ярдәм тулы йөрәкләр, кайгыртучан куллар, хәтер белән тулы күңел.
Ватанны яклаучыларга туган як җылысын җиткерү өчен махсус хәрби операция зонасына 18 нче тапкыр гуманитар ярдәм алып барган Аксубай волонтерлары турында шундый сүзләр әйтергә була.
Сугышчыларга 18 нче ярдәм кәрваны, аларга ярдәм итү өчен 18 нче тапкыр юлга кузгалу, аларның батырлыклары турында 18 тарих.
Александр Убейкин, бертуган Алмаз һәм Айдар Бакировлар, Иван Калугин һәм Илшат Минсафин ике якка таба биш мең чакрымнан артык юл үттеләр, сугышчыларга посылкалар, махсус чаралар һәм кирәкле медицина препаратлары, кием-салым илтеп җиткерү һәм күпмилләтле Аксубай районында яшәүчеләрдән теләктәшлек сүзләрен әйтү өчен өч тәүлек юлда булдылар.
Юлда аларны Курск, Северодонецк, Луганск һәм Алчевск көтте. Волонтерлар Ватан сакчыларына ир-ат волонтерлар һәм Илшат Минсафин белән Алексей Петрянкинның автосервисларында эшләүче командалар тарафыннан төзекләндерелгән бортлы УАЗ алып бардылар.
Түбән Новгород волонтеры Иван Калугин махсус хәрби операция зонасына Аксубай волонтерлары белән икенче тапкыр барды. Ул Аксубайда бер айга якын торды һәм сугышчыларга алып бару өчен УАЗ машинасын төзекләндерүдә ярдәм итте. Иван Павловичның улы да нацистларга каршы көрәшә һәм әти кеше буларак, ул кечкенә генә ярдәмнең дә зур әһәмияткә ия булуын яхшы белә.
Сер түгел, ярдәм йөген алып баручылар ерак һәм хәтәр юлга чыгып, үзләрен куркыныч астына куялар. Әмма безнең волонтерлар куркаклардан түгел. Анда барысы да үзебезнекеләр бит! Аларның барысына да ярдәм кирәк!
– Хәзер инде беренче вакыттагы кебек азык-төлеккә басым ясалмый. Хәер, беләсезме, егетләр өйдән җибәрелгән гади тәм-томнарга ничек шатланалар, гәрчә бернәрсә дә кирәкми, барысы да бар дисәләр дә, – дип сөйләде волонтерлар җитәкчесе Александр Убейкин. – Бу кайгырту, бу якыннарыңның кул җылысы, сине сагынуларын һәм көтүләрен аңлау. Хәзер инде егетләргә күпчелек махсус чаралар, киемнәр, автомобильләр һәм хәтта безнең теләктәшлек кирәк.
Волонтерлар рацияләр, медикаментлар, өйдән адреслы посылкалар һәм автомобиль алып бардылар.
– Акча, медикаментлар белән һәм яклаучыларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. Кызганыч, махсус хәрби операция масштабларын, хәтта безнең кечкенә генә бистәбез өчен дә аның зур куркыныч булуын аңлап бетермәүчеләр дә бар. Без егетләргә исән-сау әйләнеп кайтырга ярдәм итә алабыз. Хәтта, биредә, гуманитар ярдәм җыюда да, иңгә-иң куеп берләшергә кирәк, – дип сөйли Алмаз Бакиров.
Без Аксубай волонтерларын барлык блокпостларда да таныйлар дип берничә тапкыр яздык инде. Бу юлы да шулай булган.
–Татарстаннанмы? – дип өмет белән сорады постта басып торган ябык гәүдәле бер егет. – Ә Бөгелмәдән сезнең белән берәрсе юкмы? Юкса мин Бөгелмәдән.
Бу сугышта катнашкан япь-яшь егет бөтен кешенең күңелен яулап ала. Шулай килеп чыга ки, Аксубай хатын-кыз волонтерларыннан «Бәхетле солдатка» адреслы посылка тапшырылырга тиешле егетләрнең берсе заданиегә киткән була һәм аны тапшыру мөмкинлеге булмый. Кайтканда, кәрван йөртүчеләр таныш блокпост янында туктыйлар: әмма каравыл алмашынган була, алар ике көн элек безнең волонтерлар монда очраткан яшь сугышчының исемен дә, позывноен да белмиләр. Шулай да дежурныйга мөрәҗәгать итәләр. Ә ул: «Әй, Бөгелмә», – Монда синең янга килгәннәр», – дип чакыра рация аша. Егет күз яшьләрен тыеп кала алмый, ә аның белән бергә безнең волонтерлар да.
Волонтерлар әлеге сәфәрдә тагын бер игелекле миссияне башкарганнар.
2020 елда Луганск өлкәсендә «Закат» позывнойлы якташыбыз Владимир Тимочкин һәлак булган иде.
Без Украинада тынычлык өчен көрәшкә баскан беренче ирекле кеше һәлак булган «Закат» позывнойлы аксубайлы – Владимир Тимочкинның героик юлы турындагы тарихны без район газетасы битләрендә язып чыктык инде.
Владимир Тимочкин 2020 елның гыйнварында һәлак була, ул Украинада беренче чуалышлар башлану белән иреклеләр сафында була, «рус язы» вакыйгаларында катнаша.
Сәфәргә китәр алдыннан без Илшат Минсафин белән сөйләшкәндә һәлак булган якташыбызны искә төшердек. Һәм ул: икенче сәфәр вакытында, әгәр мөмкинлек булса, һичшиксез кереп, аның батырлыгына баш иярбез, – дип вәгъдә итте. Волонтер бу хакта төркем иптәшләре белән уртаклашкан һәм кәрван йөртүчеләр бертавыштан аның бу фикерен хуплаганнар.
Владимирның кайда җирләнгәнлеген беркем дә төгәл белми иде, без «Закат» турындагы репортажларның видеоархивларын карадык һәм аның кабере Алчевскида Дан аллеясында, «Призраки» бригадасының легендар командиры Алексей Мозговой кабереннән ерак түгел икәнлеген ачыкладык. Һәм егетләр зиратта сугышчының каберен эзләгәндә, без Александр Убейкин белән телефонда булдык. Һәм трубкадан: «Без каберне таптык!», – дигән сүзләрне ишеткәндәге хис-кичерешләрне сүзләр белән аңлату мөмкин түгел иде.
Безнең волонтерлар «Закат»ка Туган илдән сәлам тапшырганнар, каберенә чәчәкләр салганнар һәм неонацистларга каршы көрәштә гомерләрен биргән сугышчыларга баш игәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев