Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай районыннан 32 ярдәм йөге МХО зонасына илтеп тапшырылды

Йөкне Александр Убейкин, Илшат Минсафин, Андрей Золин һәм Илдар Искәндәров алып барды.

Ике машинада алар Мелитополь һәм Донецк өлкәсенә барып җиттеләр, берничә мөһим бурычны үтәделәр. Пасха бәйрәме алдыннан район халкыннан, якшәмбе мәктәбеннән, универсаль технологияләр техникумыннан исемле посылкалар, күчтәнәчләр һәм тәм-томнар алып бардылар.

Хәрби хезмәткәрләрнең таләпләренә аерым игътибар бирелде. МХО башланганнан бирле сугышчыларның бер генә үтенече дә ярдәм җыюда актив катнашучы район халкы тарафыннан үтәлмичә калмый. Шулай итеп, волонтерлар якташыбызга сугышчыларның берсенең туганнары сатып алган “Нива” автомобиле өчен двигатель алып бардылар. Херсон юнәлешенә су алу өчен 200 метр шланг һәм насос җибәрелгән, бу хәрби бурычны үтәгәндә сугышчылар өчен куркынычны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Пилотсыз очкычларны зарядкалау өчен, егетләрр генератор сорадылар, аны районның ветеран-ракетчиклары һәм чик буе сакчылары бергә сатып алдылар һәм МХО зонасына тапшырдылар.

– Чаллыдан безнең волонтер дусларыбызга Запорожье өлкәсе администрациясеннән сугышчыларга беренче ярдәм күрсәтелә торган сугышчан элемтә линиясенә якынрак хәрби кыр госпиталенә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Гуманитар йөк составына Яр Чаллыдан “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” төркеме белән бергә җыелган медикаментлар, гигиена чаралары, шул исәптән памперслар, яралылар өчен пеленкалар, коляскалар, өлкәннәр өчен ходункилар, урын-җир әйберләре керде, – дип сөйләде волонтерлар Александр Убейкин.

Постларның берсендә волонтерлар күршебез – “Башкортстан” кешесен очратканнар. Сугышчы хәйран калып: сез, татарлар, булдырасыз, үзегезнекеләргә ярдәм итәсез! Бүгенге көндә генә безнең аша Татарстаннан өченче кәрван уза, дигән.

– Безгә шундый күңелле булды, республика өчен шундый горурландык, – дип уртаклаштылар вололнтерлар. – Ә инде без Татарстан номерлары белән тагын бер ярдәм йөген очраттык.

Моннан тыш, аксубайлылар фронтка ярдәм кысаларында дроннарны юк итә торган махсус патроннар өчен эшләнмәләр дә алып барганнар. Сүз уңаеннан, алар штурм бригадалары өчен бик кирәк. Аларны практикада куллану коткарып калынган кеше гомерләре белән акланган. Сугышчылар алар белән дроннарны да, мультикоптерларны да (гади телдә «Баба-яга») берничә тапкыр бәреп төшергәннәр. МХОга махсус патроннар өчен эшләнмәләрне соңгы айда гына кәрван составында да, сугышчы-отпускниклар аша да якынча 86 мең данә җибәргәннәр. Аларга анда ихтыяҗ зур. Аксубайлы волонтер-машина йөртүче Илшат Минсафин эшләнмәләр җитештерү өчен ике 3D-принтер сатып алган. Һәм инде җитештерүне агымга куячак программаны да үзләштергән. Алар, сугышчылар сүзләренчә, тагын да ышанычлырак икән.

Аксубай волонтерлары ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәләр һәм сугышчылардан сәлам һәм рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Оештыручылар сүзләренчә, китерелгән барлык гуманитар ярдәм якташлар карамагында инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев