Аксубай районында махсус хәрби операциядә һәлак булган геройның сурәте белән щит урнаштырылды
Бүген Түбән Баланда авылы янындагы юл чатында махсус хәрби операция катнашучысы, Батырлык ордены кавалеры Денис Воронин истәлегенә билборд ачылды.
Ачылу тантанасына барлык авыл халкы – дуслары, сыйныфташлары, туганнары, башлангыч мәктәп укучылары, шулай ук “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре, волонтерлар хәрәкәте активистлары җыелды.
Тантаналы митингны район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева ачты. Ул авылдашының нинди булуы, аның батырлыгы, иң яхшы кешелек сыйфатлары турында сөйләде.
Ачылу тантанасында Аксубай районы благочинные протоиерей Александр Качаев чыгыш ясады.
– Илебездән фашистларны куып чыгарган ата-бабаларыбызның батырлыгын бүгенге сугышчылар кабатлый, – диде рухани. – Алар күтәрә алмаслык авырлыкларны кичерәләр. Аларның батырлыгы һәм корбан булулары юкка түгел. Безгә бу вакыйгаларны истә тотарга, илебездә тынычлыкны сакларга кирәк. Без динебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга, геройлар турындагы хәтерне кадерләргә тиеш.
Александр Качаев догалар укыды, каһарман сурәте төшерелгән билбордны изгеләндерү гыйбадәтен үткәрде.
Сугышчыларыбызның махсус хәрби операция зонасында кылган батырлыклары һәм аларның исемнәрен мәңгеләштерү турында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сөйләде.
Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев, “Ватанга хезмәт итәм” иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Бобов, Кәкре Күл урта мәктәбе директоры Наталия Купцова һәм Түбән Баланда башлангыч мәктәбе директоры Ольга Копонева Денис Воронинны яхшы сүзләр белән искә алдылар. Чыгыш ясаучылар аның батырлыгын һәм Ватанга тугрылыгын билгеләп үттеләр. Һәлак булган каһарманның әти-әнисе Геннадий Григорьевич һәм Татьяна Николаевна адресына улларын лаеклы тәрбияләгән өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Чарада катнашучылар Денис Воронин сурәте төшерелгән билборд итәгенә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев