Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай районында махсус хәрби операция зонасында катнашучының әнисенә улын тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерделәр

Район башлыгы Камил Гилманов махсус хәрби операциядә катнашучының Түбән Савруш авылында яшәүче әнисе Ирина Степановага хәрби часть командованиесеннән һәм район исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу көн махсус хәрби операциядә катнашучы Сергей Степановның әнисе өчен дулкынландыргыч булды – мактаулы миссия белән аның янына район җитәкчесе килде. Бүләкләү алты оныгы, күршеләре, авылдашлары катнашында ихлас, дустанә мохиттә үтте.

– Хөрмәтле Ирина Ивановна, Сез чын ир-егет, каһарман үстергәнсез, – диде ул. – Ул Ватан сакчысы исемен лаеклы йөртә. Сезгә лаеклы ул тәрбияләп үстергәнегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.

Камил Гилманов якташыбыз Сергей Степанов хезмәт иткән хәрби часть командованиесеннән юлланган Рәхмәт хатын укыды, шулай ук үз исеменнән дә Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Солдатның әнисе белән җылы әңгәмә булды, анда оныклары – улының кызы һәм улы да каникулга әбиләре янына кайтканнар иде.

Сергей гаиләсе белән Казанда яшәгән, шуннан мобилизацияләнгән. Ул – Ирина Ивановнаның бердәнбер улы, даими кайтып йөргән, ярдәм иткән.

– Сергей бик эш сөючән, тырыш, – ди әнисе. – Минем өметем һәм таянычым.

Тормыш иптәше һәлак булганнан соң йорт хуҗабикәсе ялгызы гына яши, өч кызы гаиләләре белән шәһәрләрдә торалар. Ана улы Сергейның Җиңү белән кайтуын түземсезлек белән көтә, әлегә ул Донбасста неонацистларга каршы көрәшә, ә хуҗалыктагы эшләр аны көтә. Авылда Сергей турында яхшы, намуслы һәм ярдәмчел кеше дип сөйлиләр. Ана улы белән горурлана ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев