Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай районында гуманитар ярдәмнең чираттагы йөген җыялар, кушылыгыз

Православие бәйрәме – Пасха алдыннан һәркем игелек эшли – сугышчы егетләргә күчтәнәчләр тапшыра ала.

Солдатларның милләте юк, алар барысы да бер-берсе өчен туганнар кебек. Өйдән күчтәнәчләрне, посылкаларны, авыр мизгелләрдә хәтта бер телем икмәкне һәм суны да сугышчылар бер-берсе белән бүлешәләр.

Аксубай бистәсенең Яшьләр үзәгендә чираттагы гуманитар ярдәм йөген җибәрергә әзерләнәләр.

Волонтерлар район халкына якташ сугышчыларыбызны – Ватанны саклаучыларны татлы күчтәнәчләр белән сөендерүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Ярдәм итәргә теләүчеләргә шоколад, печенье, вафли, конфет, мармелад сатып алырга киңәш итәләр, ләкин барысы да бары тик фабрика тартмаларында гына булырга тиеш. Шулай ук егетләргә пакетларда кофе, тюбикларда джем, банкаларда ананас һәм персик сатып алырга мөмкин.

– Ярдәм, игелек һәм шәфкатьлелек һәрвакыт безнең якташларга хас сыйфатлар булды, – диләр волонтерлар. – Әйдәгез, хәзер дә яклаучыларыбызга ярдәм итик һәм аларның кырыс, җиңел булмаган көнкүрешен татлыландырып, өй җылысы һәм балачак сөенече бүләк итик!

Күчтәнәчләр яшьләр үзәгендә 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр чикләнмәгән күләмдә кабул ителә.

Волонтерлар шулай ук сугышчылар өчен башка әйберләр белән бергә дымлы салфеткаларның, носки һәм «боксер» трусикларының һәрвакыт актуаль булуы турында да искәртәләр. Аларны да волонтерлар пунктында кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев