Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай районы мәгариф учреждениеләре коллективлары мобилизацияләнгәннәр өчен 130 мең сумнан артык акча җыйган

Районда мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен акча җыю өчен игълан ителгән акциядә беркем дә битараф калмый.

Акча җыюда районның мәгариф бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары беренче тапкыр гына катнашмый. Мәктәп укучылары Ватанны саклаучыларга дулкынландыргыч хатлар язалар, балалар бакчачыларында тәрбияләнүчеләр рәсемнәр ясыйлар. Һәм якташларына гуманитар ярдәм илтүче волонтерлар, солдатлар аларны посылкалар кебек үк көтәләр, дип сөйлиләр.

– Район мәгариф бүлеге – безнең даими ярдәмчеләребез арасында. Бу юлы алар якташларыбызга ярдәмгә 130 мең сумнан артык акча җыйдылар, – дип сөйләде волонтер Флен Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев