Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай районы җитәкчесе мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты

Район мәдәният йортында район башлыгы Камил Гилманов кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты.

Фойеда аларны «Славянка маршы» белән Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетлере» ансамбле каршы алды. Сугышчылар музыканы яратып тыңладылар һәм башкаручыларның осталыгына соклануларын белдерделәр.


Кунаклар өчен өстәл әзерләделәр, чәй табыны артында күңелле аралаштылар. Мобилизацияләнгәннәр солдат көннәре турында сөйләделәр, район җитәкчелегенә һәм халкына ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерделәр.

– Без сезгә батырлыгыгыз һәм ныклыгыгыз өчен рәхмәт укыйбыз, – диде Камил Гилманов. – Районда бөтен авылда, клубта маскировка челтәрләре үрәләр, гуманитар йөкләр әзерлиләр – без бөтен күңелебез белән сезнең янда.


Очрашу тәмамлангач, сугышчылар район җитәкчелегеннән, Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтырга, дигән боерык алдылар.

 

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев