Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай районы башлыгы мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты

Район мәдәният йортында район башлыгы Камил Гилмановның туган якларына кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән истәлекле очрашуы узды.

Ялда булган алты хәрби хезмәткәр район җитәкчелегеннән чәй табыны артында очрашып сөйләшер өчен чакыру алды. Очрашу җылы мохиттә үтте, ялга кайтучыларны традицион бәлеш белән сыйладылар. Катнашучылар армиягә, халык тарафыннан сугышчыларга, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүгә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Кунаклар махсус хәрби операция зонасында бүгенге вәзгыять турында сөйләделәр. Район җитәкчесе сугышчыларга Россия мәнфәгатьләрен яклап, неонацистларга каршы көрәштә күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мобилизацияләнгән якташлар район җитәкчелегенә, волонтерларга, районның битараф булмаган кешеләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

– Без барыбыз да сезгә өйләрегезгә Җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны телибез һәм бу мөмкин кадәр тизрәк булсын иде, –диде Камил Гилманов. – Үзегезне саклагыз.

– Яшь буынны сезнең үрнәктә тәрбияләячәкбез, – дип мөрәҗәгать итте якташларга ЦВО инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов. – Сез – чын геройлар, без сезнең белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев