Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай районы башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан сугышчы белән очрашты

Камил Гилмановның ялга кайткан якташы белән очрашуы эш кабинетында узды.

Юрий махсус хәрби операция зонасында өч ай хезмәт итүе турында сөйләде. Чуаш Енорускиносыннан булган яклаучы, ашыгыч хезмәтне эчке гаскәрләрдә үтә. Хатыны белән ике бала тәрбиялиләр, мобилизациягә кадәр ул шәхси эшмәкәрдә пилорамада эшләгән.

Камил Гилманов, хезмәтнең ничек узуы, командада аксубайлылар бармы-юкмы, мобилизацияләнүчеләрнең кием-салым белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителүе, туклану һәм махсус чаралар белән тәэмин ителешнең ничек оештырылган булуы белән кызыксынды.

– Барысы да яхшы, туклану оештырылган, барысы да бар, кәеф сугышчан, без Җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз, – дип йомгаклады сүзен Юрий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев