Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов хәрби хезмәткәрнең әти-әнисе янында булды

Район башлыгы ирле-хатынлы Леонтьевларга улын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Леонтьевларның бердәнбер улы Сергей махсус хәрби операция зонасына беренчеләрдән булып үз теләге белән китә. Аның инде хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе бар, ул өч тапкыр Чечен сугышында катнашкан, күп кенә сугышчан бүләкләре һәм медальләре бар. Күптән түгел якташыбыз кыска вакытлы ялда иде, әмма яңадан аның тәҗрибәсе, физик һәм хәрби әзерлеге кирәк булган урынга китте.

– Улыгыз белән горурланабыз! Ул безнең Ватаныбызның чын саклаучы! – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Камил Гилманов улларын тәрбияләгәннәре өчен мобилизацияләнүченең әти-әнисенә рәхмәт белдерде, гаиләнең проблемалары һәм ихтыяҗлары белән кызыксынды. Бүген бөтен районның бурычы – Ватаныбызны саклаучыларның гаиләләренә ярдәм итү, дип билгеләп үтте. Махсус хәрби операция зонасында булганнарның гаиләләренең барлык мәсьәләләре һәм ихтыяҗлары – район башлыгы тарафыннан катгый контрольдә тотылган уртак проблемалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев