Аксубай район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышларын мобилизацияләнгәннәргә багышладылар
“Пошла жара” мәдәни проекты кысаларында үзәк паркта патриотик кичә узды.
Концерт карарга килүчеләр арасында кече ватаннарында кыска вакытлы ялда булган мобилизацияләнгән сугышчылар, “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте вәкилләре дә бар иде.
Программаны район башлыгы Камил Гилманов ачты.
– Безнең егетләргә ярдәм итүчеләргә, алар өчен борчылучыларга, ирләрен, улларын нацистларга каршы сугышка җибәрүчеләргә рәхмәт. Хатын-кызларга сабырлыклары һәм аңлаулары өчен рәхмәт, алар балалары белән калдылар һәм һәр көнне шалтыратуларны борчылып көтәләр, – диде ул. – Хәрби бурычны үз гомерләре бәрабәренә үтәгән геройларыбызга мәңгелек дан. Мобилизацияләнгән сугышчыларга хезмәтләре, батырлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең Җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!
Кичәдә катнашучыларга Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов мөрәҗәгать итте.
– Бүген без ялга кайткан геройларны хөрмәтлибез, – диде ул. – Тиздән алар Ватанны сакларга китәчәкләр. Без алар белән горурланабыз. Аларга дошманга каршы көрәштә ярдәм итәр өчен, безгә бердәм булырга кирәк. Җиңүне барыбызга бергә якынайтырга кирәк. Безнең геройларга мин Җиңү белән гаиләләренә тизрәк әйләнеп кайтуларын телим!
Бу кичне катнашучыларга ныклыклары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады, роайон артистлары аларга иң яхшы җырларын бүләк иттеләр. Кичке салкынча һава җанга рәхәтлек бирде, ә музыкаль бүләкләр күңелләрне дәртләндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев