Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай мәктәбендә МХО Герое партасын ачтылар

Виталий Тимирясов исемендәге Аксубайның 1нче мәктәбендә махсус хәрби операция катнашучысы Риназ Кәлимуллин хөрмәтенә Герой партасын ачу тантанасы булды.

Бу районда МХО герое истәлегенә ачылган икенче парта. Беренче Герой партасы 1 сентябрьдә Кәкре Күл мәктәбендә ачылды. Ул мәктәпне тәмамлаган махсус хәрби операция катнашучысы Денис Воронин истәлегенә багышланган.

Чарада геройның әнисе һәм сеңлесе катнашты. Чара тантаналы рәвештә байраклар чыгарудан һәм Россия һәм Татарстан Гимннарын башкарудан башланды.

Риназ Кәлимуллин Аксубай гимназиясендә 1994 елдан 2004 елга кадәр укый. Аннары Аксубай һөнәри лицеенда эретеп ябыштыручы белгечлеге ала. Түбән Камада яши һәм эшли, аннан армиягә алына. Ул шул елларда Россиянең кайнар ноктасы булган Ингушетиядә мото-укчылар гаскәрләрендә хезмәт итә.

Армиядән кайткач нефть химиясе предприятиесендә эшли, 2014 елда өйләнә, никахта аның кызы туган.

2022 елда ул мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла, ә 2024 елның 5 гыйнварында – сугышчан иптәшләрен яклап, Новомихайловка авылын азат иткәндә батырларча һәлак була. РФ Президенты Указы белән Риназ Кәлимуллин вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

– Безнең мәктәптә Герой партасын ачу – Риназ истәлегенә хөрмәт күрсәтү генә түгел, яшь буында Ватанны саклаучыларның бөеклеген һәм намусын истә тотарга чакыручы патриотизм тәрбияләү юлында мөһим адым да, – диде мәктәп директоры Алексей Сударев. – Без Риназның безнең мәктәптә укуы белән горурланабыз. Нәкъ менә аның кебек геройлар ярдәмендә без сезнең белән ирекле илдә яшибез.

Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте чик сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов чыгыш ясап, Риназ кебек кешеләр калдырган мирасның мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм яшьләрне Ватанга хезмәт итәргә омтылулары өчен мактадылар.

Геройның әнисе Рәзинә Зиннәтулла кызы истәлекле чарада катнашучыларга ихлас рәхмәтен җиткерде.

–Улымны искә алуыгыз һәм хөрмәтләвегез өчен бик зур рәхмәт, – диде ул, күз яшьләренә тыгылып.

Ананың сүзләре җыелучыларның күңеленә нык тәэсир итте.

Герой партасы артында утыру хөрмәтенә лаек булган беренче укучылар — Иван Куклин һәм Руфинә Сафина – олимпиада, төрле бәйгеләр һәм ярышлар призерлары – алтын медальгә дәгъва итүчеләр.

Бу парта Сугышчан дан кабинетында булачак. Аның артында иң лаеклы укучылар утырачак.

Волонтер Гөлсинә Әгъләмиева Риназ белән 2023 елда ул кыска вакытлы ялда булганда очрашуы турында сөйләде. Ул волонтерларга:

– Мин герой булачакмын, сез минем белән горурланырсыз, – ди.

Катнашучылар мәктәпне тәмамлаучыны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев