Аксубай – Донбасс: гуманитар йөк илтеп тапшырылды
Безнең волонтерларның махсус операция уздыру зонасына чираттагы 52 нче гуманитар миссиясе уңышлы үтте.
Сәфәрдә Александр Убейкин, Илшат Минсафин, Радик Хәмитов катнашты.
Бу гуманитар ярдәм кәрванында сугышчан бурычларны үтәү өчен «УАЗ» автомобилен якташыбыз Сергей Золинга алып бардылар, ул БПЛА бүлекчәсендә хезмәт итә. Сугышчы өчен техниканы абыйлы-энеле Шугаевлар бирде.
Волонтерлар «Чистай» холдинг компаниясенең «Аксу-Агро» һәм «Агрораздолье» авыл хуҗалыгы предприятиеләренең сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтүдә керткән өлешләре турында рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Алар яклаучыларның теләсә нинди үтенечен үтәргә әзер, автомобильдән тыш компания вәкилләре бу юлы йөзгә якын янгын сүндергеч бирде.
Гуманитар йөк белән: 20 посылка, мунча миче, өч шуруповерт, бензопычкы, саморезлар, кадаклар, степлерлар, кыстыргычлар, монтаж күбеге, почмаклар, ОСП, өч повербанк алып барылган. Шулай ук «Вано» өчен резина; «Ходор» һәм «Средний» өчен махсус җиһазлар; 32.000 данә әзерләмә; 76 данә яшеренү челтәре, сигез «леший» костюмы, камыр ризыклары, лимонад һәм башка бик күп әйберләр алып барганнар. Йөкнең гомуми авырлыгы – 1,5 тонна, бәясе – 1.699.800 сум. Уналты сугышчыга посылкалар тапшырылган, «Сырой» позывнойлы сугышчы аны беренче тапкыр алган.
– Бу юлы сәфәр алдагысына караганда күпкә тынычрак узды, – дип билгеләп үтте Александр Убейкин. – Без Донецк һәм Луганск өлкәләрендә булдык, егетләр белән очраштык – безне бик җылы, зур шатлык белән каршы алдылар. Солдатлар гадәттә үзләрендә барысы да бар, бернәрсә дә кирәкми, диләр, ләкин без посылкаларны тапшыргач, аларның күзләре шатлыктан балкый. Монда, мөгаен, посылка эчендәге әйберләр түгел (хәер солдат өчен аларның да әһәмияте зур), ә бу посылканың туган яктан килгән хәбәр, туган җирнең бер кисәге, сине истә тотулары, көтүләре һәм яратулары турындагы искәртмә булуы мөһимрәктер. Әйе, бу аларга бик тә мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев