45 нче гуманитар йөк: бурыч үтәлде
Яңа елда Аксубай районыннан беренче 45 нче гуманитар йөк СВО зонасындагы якташларга уңышлы илтеп җиткерелде.
Бурыч “бик яхшы” билгесенә үтәлде, ярдәм алгы сызыктагы сугышчыларга кадәр барып җитте.
Йөкне Курск-Белгород юнәлешенә Алексей Макаров, Роман Сулейманкин, Олег Семенов һәм Александр Семенов алып барып тапшырдылар. Гуманитар йөк киткән көннәрдә бөтен Россия буйлап чатнама салкын иде. Шулай да кыенлыкларга карамастан, алар миссияне ышанычлы һәм намуслы үтәделәр. Кар һәм 30 градус салкында кәрван туган йорт җылысын – азык-төлек, кышкы кием-салым, кыр шартларында яшәү өчен кирәкле бөтен нәрсәне китереп җиткерде. Һәр посылка район халкы кулы белән күңел җылысын салып җыелган. Алар арасында – ун яклаучыга адреслы посылка бар иде, ә кисалы, хәрби сугышчы Василий Максимовка сугышчан бурычлар өчен “Нива” автомобилен тапшырганнар.
– Безнең егетләр белән очрашулар бик җылы булды, – дип уртаклашты Алексей Макаров. – Сугышчылар Аксубай волонтерларына һәм халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр, өйдәгеләргә сәламнәр юлладылар. Василий Максимов турындагы тарих аерым үзенчәлекле. Ул 2007 елдан хезмәттә, Чечняны, Сирияне узган, ә хәзер махсус хәрби операция зонасында. Аның безне каршы алган шатлыгын, җирле халыкка ярдәмнәре өчен рәхмәт хисләрен сүз белән аңлатып бетергесез. Солдатлар да балаларга җылы хатлары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Гуманитар ярдәм – посылкалар гына түгел, ә туган җир белән алгы сызык арасындагы күпер. Ул сугышчыларның рухын ныгыта, күңелләрен җылыта, аларны җиңүгә таба ышанычлырак һәм көчлерәк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев