44 нче гуманитар йөк илтеп тапшырылды
Бу атнада Аксубайдан волонтерлар махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче якташ-сугышчыларга чираттагы – 44 нче гуманитар ярдәм кәрванын алып бардылар.
Волонтерлар үзәгеннән хәбәр итүләренчә, сугышчыларга 10 тонна йөк илтеп бирелгән. Алар арасында – 14 мең кв. метрдан артык яшеренү челтәре (136 данә), 10 генератор, 10 автоном мич, рацияләр, йоклау капчыклары, җылы әйберләр, 92 исемле посылка, 68 Яңа ел посылкасы, 38 «Бәхетле солдатка» посылкасы, сугышчыларның гаиләләреннән 48 посылка. Азык-төлек һәм беренчел кирәк-ярак товарлар Луганскка безнең солдатларның яхшы танышы һәм ярдәмчесе Ольга Давыдовнага илтеп бирелде.
Безнең волонтерлар Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, ДНР һәм ЛНРда булганнар. Махсус хәрби операция зонасында Татарстан вәкиле – ТР вице-премьеры Ринат Садыйков белән очрашканнар. Сугышчыларга Россия Дәүләт Думасы депутатларыннан Яңа ел бүләкләре тапшырылган.
–Йөкне формалаштыруда республика оешмалары зур ярдәм күрсәтте, — дип билгеләп үтте волонтер Анатолий Скворцов. — Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка, «Алексеевскдорстрой» җитәкчелегенә һәм коллективына чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Бу оешмадан без сугышчылар өчен 200 данә ДСП, өч дизель-генератор, ике бензин генераторы, 20 төргәк җылыткыч алып киттек.
«Татэнергосбыт» АҖ җитәкчелегенә һәм коллективына, Александр Мартынов җитәкчелегендәге районның газ хезмәте хезмәткәрләренә, Иван Шугаев җитәкчелегендәге «Чистополье» ХКнә, Сергей Исаев җитәкчелегендәге «Волга-Селект» ҖЧҖнә, «Актай» ҖЧҖ вәкилләре – Ришат Сруретдиновка һәм Сергей Федотовка, эшмәкәрләр Леонид Охотниковка, Рәмис Сабитовка, Роман Золинга, Алексей Семеновка зур рәхмәт. Эшмәкәр Әхмәт Даджан сугышчыларны 120 кг мандарин, 40 кг алма һәм чикләвекләр белән сөендерде.
Анатолий Скворцов фронтка күрсәткән ярдәмнәре өчен мәгариф учреждениеләре – Аксубайның 1 һәм 2 урта мәктәпләренә, Аксубай чиркәвенә, Баланда гыйбадәтханәсенә, Спорт мәктәбенә, Казначейлык оешмасына зур рәхмәт сүзләре белдерде. Гуманитар ярдәм җыюда Иске Ибрай, Яңа Ибрай, Шәрбән, Иске Үзи, Иске Тимошкино, Беловка, Сергеевка, Иске Кыязлы, Емелькино авыл җирлекләре, Түбән Баланда, Савгач, Иске Ильдеряк һәм башка авыллар халкы аеруча зур өлеш керткәннәр.
Гуманитар ярдәм йөген әзерләү – ул катлаулы һәм киеренке хезмәт, анда физик көч куллану да таләп ителә. Гуманитар йөкне машиналарга төяүдә йөртүчеләр Марсель Галиев, Марат Әхмәтов, Илнар Гыйльметдинов, Ильяс Мәҗитов, Илшат Нуретдинов һәм Фәнил Минхәеров зур ярдәм күрсәткәннәр. Алар шулай ук гуманитар кәрваннарга даими рәвештә финанс ярдәме дә күрсәтәләр.
Сәфәрдә катнашучылар махсус хәрби операция зонасында сугышчы-якташлар белән аралашканнар һәм район халкы исеменнән аларга иң җылы Яңа ел теләкләрен җиткергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев