Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

33 нче гуманитар йөк белән алгы сызыктагы сугышчыларга Аксубай районы халкыннан ярдәм илтеп тапшырылды

Колоннаны әзерлекне һәм йөкне төяүне шәхси контрольләгән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җитәкләде.

 Сәфәр турында – беренче затлардан.

– Сугышчыларның якыннары һәм халык ярдәме белән махсус хәрби операция зонасына егетләргә җибәрү өчен техника сайлап һәм сатып алынды. Бу өч УАЗ һәм бер мотоцикл. Сугышчыларга ярдәм итүгә меценатлардан акча җәлеп итү өчен республика оешмалары белән зур эш алып барылды, – дип сөйләде Алмаз Мингулов. – «Татэнергосбыт» АҖ җитәкчесе Рифнур Сөләйманов сугышчылар өчен медикаментлар сатып алуга 2,5 миллион сум акча тапшырды – бу компания хезмәткәрләре Аксубай районыннан яклаучылар өчен шәхси акчаларын җыйдылар. Ирек Богославский йөзендә Казан май комбинаты, Дмитрий Самаренкин, Михаил Сыровацкий йөзендә «Нәфис Косметикс» ААҖ оешмалары зур ярдәм күрсәттеләр. Бу кер юу порошоклары, майонез, джемнар, кетчуплар, шикәр, тушенка, сабын, шампунь, балык консервлары, соклар һәм күп кенә башка әйберләр. 33 нче ярдәм йөге белән 76 яшеренү челтәре, өч дизель-генератор, сугышчыларның әти-әниләреннән 62 исемле һәм 108 шәхси посылкалар. Тапшырылган ярдәмнең гомуми суммасы 6,8 миллион сум тәшкил итте.

Донецкта Аксубай волонтерлары район башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкләгән Нурлат иреклеләре белән очрашканнар. Нурлатлылар белән сугышчы-якташларына гуманитар ярдәм миссиясе белән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев барган. Ике район волонтерлары алга таба да уртак волонтерлык эше буенча планнар корганнар.

– Без 6 мең километрга якын юл уздык. Курск, Белгород, Луганск, Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булдык, – дип сөйләде “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” волонтерлар төркеменең өлкән җитәкчесе Анатолий Скворцов. – Авыр шартларга кармастан, сугышчылар безне күтәренке күңел һәм ихлас рәхмәт сүзләре белән каршы алдылар.

Гуманитар йөк кәрванын йөртүче волонтерлар, йокламыйча һәм ял итмичә диярлек, биш көн юлда булдылар. 33 нче гуманитар йөкне сугышчыларга Алмаз Мингулов, Илшат Заһидуллин, Анатолий Скворцов, Нияз Җиһангиров, Ленар Мингалиев, Иван Калугин, Сергей Иванов, Түбән Камадан волонтёр, МХО катнашучысы Олег Воронин һәм аның туганнан туган энесе Игорь һәм Зөлфәт Хәмитов алып барды.

Утыз өч гуманитар йөк ярдәме кысаларында Аксубай районы сугышчыларына МХОга 25 автомобиль, 11 мотоцикл, 2 көймә, бер тагылма, 1226 данә яшеренү челтәре (бу 79 000 кв. м), 418 берәмлек махсус җиһазлар, хуҗалык билгеләнешендәге 698 техник чара җибәрелгән. Район тарафыннан МХО башланганнан алып якташларга күрсәтелгән гомуми ярдәм суммасы 88 288 950 сум тәшкил иткән. Илтеп тапшырылган йөкнең гомуми авырлыгы – 90530 кг.дан артык.

Аксубай районы фронтның һәм тылның бердәмлеген күрсәтеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев